Рәмис Сафиуллов салым органнары ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов салым органнары ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

21 ноябрь - Салым органнары хезмәткәрләре көне.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов салым органнары ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый:

– Сез дәүләт мәнфәгатьләрен яклап, салымнарның вакытында һәм тулы күләмдә җыелуын тәэмин иттегез, салым салу өлкәсендәге законнарның үтәлешен контрольдә тоттыгыз. Куелган бурычларны уңышлы үтәдегез, алдынгы технологияләрне, илебезнең һәм дөньяның иң яхшы тәҗрибәләрен актив рәвештә гамәлгә керттегез. Мондый эш алымы сезнең хезмәтегезнең нәтиҗәлелегенә турыдан-туры йогынты ясады, дәүләт хезмәтләрен күрсәтүдә югары стандартлар булдырды, икътисади үсешкә һәм район халкының яшәү сыйфатын яхшыртырга ярдәм итте.

Сезгә намуслы хезмәт куйганыгыз, югары һөнәри осталыгыгыз һәм җаваплылыгыгыз өчен рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!


Нет комментариев