Илгиз һәм Сәлимә Биктимеровларны алтын туйлары белән котладылар
Кешеләр

Илгиз һәм Сәлимә Биктимеровларны алтын туйлары белән котладылар

Бәхет нәрсә ул? Күпләр янәшәңдә шатлыгыңны да, хәсрәтеңне бүлешердәй якыннарың булу дип җавап бирер. Кайгы килгәндә ят кешеләр дә кайгыңны уртаклашыр, ә шатлыгыңны чын күңелдән бары якыннарың бүлешә.

Биктимеровлар Илгиз абый һәм Сәлимә апаларны якыннары Алтын туйлары белән котладылар. Илле ел...Яшел Узән районыннан килгән килен күптән инде авылның үз кешесенә әйләнде.Ул моңа ачык йөзе, сабырлыгы, эш сөючәнлеге белән иреште. Үзе кебек тиктормас Илгиз абый да хөрмәткә
лаек кеше. Биктимеровларның ике баласы да авылда төпләнеп калдылар. Инде оныклар да үсеп җитте. Бик еш туган нигездә әти әниләре белән гомер итүче Илнур белән Гөлшат сеңелләре Илсөяр гаиләсе белән җыелышалар. Менә Алтын туй белән тәбрик итәргә дә җыелыштылар.Тик ел буена бер көн колхоз эшеннән калмаган Илнур гына юк:чөгендер кырында эш бетмәгән.

Юбилярларга изге теләкләр җиткерелде. Район башлыгы Р.Х.Сафиуллов, авыл җирлегеннән котлау открыткасы, бүләкләр тапшырылды, алар хөрмәтенә җыр яңгырады. Уңган хуҗабикәләр әзерләгән мул табын артында да истәлекләр яңартылды. Тагын да тигезлектә,татулыкта, озын-озак хәерле гомер итәргә язсын сезгә!Илгиз абый киләсе юбилейларга да чакырып калды. Насыйп булсын!

фотоны Гөлчәчәк Галимова тәкъдим итте


Нет комментариев