Хайваннар чире: саклык чаралары
Көн темасы

Хайваннар чире: саклык чаралары

Тәтеш районын хайваннарның куркыныч йогышлы авыруларыннан ничек сакларга – район дәүләт ветеринария оешмасы җитәкчесе Мария Ванюхина белән әңгәмәдә.

Мария Ванюхина. Фото: архив/Авангард

Хәлләр бик киеренке

– Мария Васильевна, бүгенге көндә Татарстанда хайваннар арасында йогышлы авырулар буенча хәлләр ничек тора?

– Хәлләр бик киеренке. Инфекцияләр таралуның төп сәбәбе – хайваннарны республикага тиешле рөхсәт документларыннан башка, үз белдекләре белән кертү.
Быел Татарстан территориясендә бруцеллез авыруының өч чыганагы теркәлде. Яз көне Әлмәт районында 56 мөгезле эре терлектән 16сында әлеге авыру ачыкланды. Ә шушы айда Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнарында вак һәм эре мөгезле терлекләрдә бруцеллез очраклары ачыкланды. Авыру йоктырган барлык хайваннар да республикага документларсыз, законсыз рәвештә кертелгән булган.

– Бруцеллез кешеләр өчен ни дәрәҗәдә куркыныч?

– Кешегә бу авыру чирле хайваннар белән турыдан-туры бәйләнешкә кергәндә, авыру терлекнең сөтен кайнатмыйча эчкәндә, шулай ук тиешенчә термик эшкәртелмәгән итен кулланганда йогарга мөмкин.

Республикабызда кешеләрнең бруцеллез белән авыру очраклары да бар. Шуңа күрә киңәшем шул: терлекне дә, сөтне дә ветеринария документларыннан башка, шәхси кешеләрдән сатып алмагыз.

– Хайваннарны республикага законсыз кертү юлына чик кую өчен нинди чаралар күрелә?

– Эчке эшләр министрлыгы ярдәме белән стационар һәм күчмә ветеринария-полиция постлары оештырылды. 2026 ел башыннан бирле генә дә 8 232 транспорт тикшерелде, ветеринария законнарын бозуның 155 очрагы ачыкланды. Шуларның 81е хайваннар ташу кагыйдәләрен бозуга бәйле. Муниципаль районнар территориясендә ел башыннан ветеринария озату документларыннан башка хайваннар, кош-кортлар кертүнең 30 очрагы теркәлде. Шуларның 7се октябрь,ноябрь айларына туры килә.

– Бер ай чамасы элек газетабызда хайваннар арасында котыру чире белән авыручылар саны артуы турында язган идек. Шуннан бирле хәлләр үзгәрдеме?

– Котыру чире белән авыручылар саны арту аеруча борчу тудыра.

Ел башыннан бирле республикада әлеге авыруның 34 очрагы теркәлде

Бу чир кешеләр өчен дә үлем куркынычы тудыра. Мисал өчен, Лаеш районында котыру чире йоктырган төлке кешегә ташланган.

Вирусны нигездә кыргый төлкеләр тарата, шуңа күрә районыбыз территориясендә аларны ату оештырылды. Без шулай ук йорт хайваннарына вакцина ясау үткәрәбез. Шикле хайван белән бәйләнешкә кергән кешеләр кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итеп, котыру чиренә каршы профилактик ярдәм алырга тиеш.

Төлке. Фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән

– Тагын нинди куркыныч авыруларны даими контрольдә тотасыз?

– Дуңгызларның африка чумасы – шундый куркынычларның берсе. Әлеге авыруның күрше төбәкләрдән кыргый кабан дуңгызлары аша безнең якларга да үтеп керү ихтималы бар. Шуңа күрә без йорт дуңгызлары һәм кыргый кабаннар арасында даими мониторинг үткәрәбез, тикшерү өчен алынган материалларны Республика ветеринария лабораториясенә җибәрәбез.

Кош гриппына аерым игътибар бирелә. Узган елның көзендә Лениногорск һәм Ютазы районнарында әлеге инфекция очраклары теркәлгән иде. Авыру күчмә кошлар белән, аларның миграция юллары аша тарала. Без даими рәвештә лаборатор тикшерүләргә патологик материаллар җибәрәбез. Ә кошчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга кошларны ябык шартларда асрарга, аларның ачык сулыкларга якын килүенә юл куймаска һәм куркыту җайланмалары урнаштырырга киңәш итәбез.

– Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларга һәм районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә нинди киңәшләрегез бар?

– Иң мөһиме – имин булмаган төбәкләрдән хайваннар һәм терлекчелек продукциясе кертүгә юл куймаска. Терлекне бары тик махсуслаштырылган хуҗалыклардан һәм сәүдә итү өчен билгеләнгән урыннардан, ветеринария озату документлары булган очракта гына сатып алырга кирәк.

Сатып алынган хайваннар кимендә 30 көн карантинда тотылырга тиеш. Мал-туарның тулы исәбен алып бару, биналарда даими рәвештә дезинфекция, дезинсекция, дезакаризация һәм дератизация үткәрү, фермаларда биологик саклану чараларын тәэмин итү зарур. Хайваннарны чалып эшкәртү бары тик махсуслаштырылган сугым пунктларында гына башкарылырга тиеш.

Терлекләрне һәм итне бер урыннан икенче урынга күчерү ветеринария-санитария экспертизасыннан соң гына рөхсәт ителә. Ферма хезмәткәрләре бруцеллезга мәҗбүри тикшерү узарга тиеш.

Киштәдә ит. Фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән

Хайваннарның кинәт авырып китүе, үлүе яки берьюлы берничә терлектә авыру билгеләре ачыклануы турында ветеринария хезмәтенә кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк.

– Район халкына кайда мөрәҗәгать итәргә?

– Терлекне сатып алганда яки сатканда кирәкле чаралар үткәрү һәм озату документларын рәсмиләштерү өчен Тәтеш районы дәүләт ветеринария оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чараларның бер өлеше түләүсез нигездә үткәрелә.

 – Әңгәмәгез өчен рәхмәт.


Нет комментариев