Җәмгыять

Пенсия һәм карау буенча яңа кагыйдәләр

80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне, беренче төркем инвалидларны һәм инвалид балаларны карау чорларын 2027 елдан яңача расларга кирәк булачак.

РСФның ТР бүлегенә гариза инвалидны карау чоры төгәлләнгәннән соң түгел, киресенчә, бу чор башланганчы бирелергә тиеш.

2027 ел ахырына кадәр теркәргә кирәк

– Хезмәткә яраксыз кешеләрне карау чорын стажга исәпкә алуның агымдагы тәртибе 2026 ел ахырына кадәр гамәлдә булуын дәвам итә. Әмма кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә, пенсияне рәсмиләштергәндә бу чор исәпкә алынсын өчен, тиешле чорларны 2027 ел ахырына кадәр теркәргә кирәк. Бу шулай ук социаль фондка гариза бирү юлы белән  эшләнә.

2028 елдан башлап 2027 елга кадәр булган  чит кеше ярдәменә мохтаҗ кешене карау чорларын инде расларга ярамаячак. Хәзерге вакытта 80 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк кешеләрне, шулай ук инвалид балаларны һәм беренче төркем инвалидларны карау чоры гариза буенча пенсия стажында исәпкә алына.

Аны социаль фондка карау чоры тәмамланганнан соң бирәләр. 2027 елдан тәртип үзгәрәчәк: гариза хезмәткә яраксыз кешене карый башлаганда ук биреләчәк һәм, карау чоры  дәвам иткән очракта, 12 айга бер тапкыр озайтылачак. Шулай ук гариза рәсмиләштергәндә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ  кешенең ризалыгы да кирәк булачак. Хәзер мондый раслау караучы һәм аның карамагындагы кеше аерым яшәгән очракта гына кирәк.

“Дәүләт хезмәте” порталы аша эшли

Клиентларга уңайлырак булсын өчен 2027 елдан башлап, карарга ризалык бирү һәм карау турындагы гаризаны  РСФның ТРда клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге һәм “Дәүләт хезмәте” порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин булачак. 2027 елда да хәзерге кебек үк хезмәткә сәләтле теләсә нинди кеше чит кеше ярдәменә мохтаҗ кешене карый ала, һәм бу чор пенсия өчен исәпкә алыначак. Иң мөһим шарт: чорлар стажга исәпкә алынсын өчен, караучы кешенең карау чорына кадәр яисә бу чордан соң ким дигәндә бер рәсми эш көне булырга тиеш.

Шулай ук карауны рәсми­ләштергәндә карауга мохтаҗ кешенең ризалыгы да кирәк булачак. Хәзерге вакытта мондый раслау караучы белән карауга мохтаҗ кеше аерым яшәгән очракта гына таләп ителә. Ризалыкны һәм карау турындагы гаризаны тапшыру уңайлырак булсын өчен, 2027 елдан аларны РСФның ТРда клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегендә һәм “Дәүләт хезмәтләре” порталында рәсмиләштерергә мөмкин булачак.

Ирина Большакова. Фото: Елена Калашникова

Киләсе елдан, хәзерге кебек үк, карауны эшкә ярак­лы теләсә кайсы кеше башкара алачак, ә бу чор аның пенсиясен билгеләгәндә исәпкә алыначак. Мөһим шарт: карау чорын хезмәт стажына кертү өчен, караучы кеше карауны башлаганчы яки тәмамлаганнан соң рәсми рәвештә ким дигәндә бер көн эшләгән булырга тиеш, – дип билгеләп үтте РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек ­хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова.

РСФның ТР бүлегендә социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр ­турында тулы һәм дөрес мәгълүматны РСФ­ның рәсми сайтында, шулай ук социаль челтәрләрдәге рәс­ми аккаунтларында табарга мөмкин. 

  • Өстәмә мәгълүмат алу яки консультациягә мөрәҗәгать итү өчен гражданнар бердәм ­кон­такт-үзәк операторларына 8 800 100 0001 телефоны аша шалтырата ала (төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли – 27/7, шалты­рату түләүсез).

Нет комментариев