Җәмгыять

Бидәңге урта мәктәбендә XII Халыкара география диктанты үткән

Быел акциянең уздырылуына 12 ел.

22 ноябрь көнне Бидәңге урта мәктәбендә XII Халыкара география диктанты үткән.

Быел акциянең уздырылуына 12 ел. Бу вакыт эчендә диктантны 140 илдән 5 миллионнан артык кеше язган, ә кайбер кыюлар сорауларга хәтта Халыкара космик станция бортыннан да җавап биргән.

Укучылар һәм укытучылар әлеге чарага бик теләп кушылдылар. Хис-кичерешләр чын имтихандагы кебек булды, тик аерма шунда, монда иң мөһиме — билге түгел, ә планетабызны танып белү белән кызыксыну.

Катнашучылар үз нәтиҗәләрен 21 декабрьдән соң акциянең рәсми сайтында идентификацион номер буенча белә алачак.


Нет комментариев