Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Балыкның файдасы

Тәтештәге кырпы балыгының (һәйкәл) тәңкәсен сыпырсаң һәм теләк теләсәң, ул чакта бу, һичшиксез, чынга ашачак дигән ышанулар бар.

(Тәтеш, 1 сентябрь, «Тәтеш таңнары»). Безнең танылган балык скульптурасының мистик мөмкинлекләренә җиңелчә генә көлеп тә карарга була, ләкин менә ризык итеп кулланырга ярак­лы балык чынлап та һәрбер кешенең яшьлек һәм матурлыкны саклау теләген үти.

Балыкта күп күләмдә омега-3 май кислоталары бар. Әлеге тылсымлы кислоталар нинди үзлекләргә ия соң?
Беренчедән: йөрәк-кан тамырлары чире куркынычын киметә. Алар канның ябышкаклыгын киметәләр һәм моның белән тромбалар барлыкка килү куркынычын азайталар. Йөрәк мускуллары клеткаларын җайга салып, аритмияне кисәтергә ярдәм итәләр (йөрәк кыскару ешлыгы бозылу – ешаю яки акрынаю).

Әгәр сез иң кимендә 200 – 300 грамм балык ашасагыз (диңгезнеке аеруча да файдалы!), сәламәтлек өчен файдасын бик тиз арада тоярсыз. Омега-3 кислотасы нерв клеткалары тирәсендәге мембрана торышын сыек хәлдә тотарга ярдәм итә, ул нерв хәрәкәте тапшыргычын җиңеләйтә. Димәк, балык депрессияне юкка чыгара һәм кәефне күтәрә дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев