Җир җиләкләрен җыям...
Урман-болыннарда, аланлыкларда җәйге табигать җимеше – җир җиләге пеште.
(Тәтеш, 23 июль, «Тәтеш таңнары»). Тәтешлеләр дә, авылларда яшәүчеләр дә әлеге мизгелне кулдан ычкындырмаска тырышып, рәхәтләнеп җиләк җыя. Бу хакта сүз кузгатып, шәһәрлеләр һәм райондашлар белән элемтәгә кердек.
“Долгая Поляна ягындагы болынлыкка бардык. Быел узган елгыга караганда бик күпкә азрак. Шулай да, баргач буш кайтмадык. Җиләк вак һәм артык пешкән. Кулга эләгүгә кайберләре изелеп үк китә. Шулай да табарга була, иренмичә эзләнергә генә кирәк. Беришеннән кайнатма ясадым, кайберләрен катыргычка тутырып куйдым. Кышын эретеп ашыйбыз. Гаиләбездәгеләрнең күпчелеге шулай ярата. Миңа калса болай файдалы үзлекләре дә саклана. Кунаклар килгәч тә өстәлгә алып куясың. Җәйге болынны хәтерләтеп, хуш исе бөтен өйгә тарала”, – диде Сөембикә апа.
“Җир җиләген элек-электән җыярга яратам. Тик менә хәзер олыгайдым шул инде. Барыбер бер тапкыр булса да барып кайтырга тырышам. Урман-болыннарда йөргәндә балачагым, икешәр чиләк белән җиләккә барган чакларыбызны искә төшерәм. Ул чакта гаилә ишле, кышка хәтта җитешми дә кала торган иде. Ә хәзер оныкларга авыз иттерәсе килә. Быел кайнатмадым, тукмак белән изеп, шикәр комы куштым да катырып куйдым. Көннәр көзгә авышкач бабаем белән икәүләп утырып тәмләп чәй эчәбез. Сихәте бөтен тәнгә таралгандай була”, – дип уртаклашты Сара ханым.
“Картайдым дип тик утырмыйм әле, кызым. Хәрәкәттә – бәрәкәт. Шуңа да җәен рәхәтләнеп җиләк җыям. Кайберләрен кайнатам, кайберләрен киптереп как ясыйм. Берникадәр каен җиләге әзерләп куйдым, менә хәзер җир җиләгенә өч тапкыр бардым. Көннәр аяз булса, тагын барырга исәпләп торам әле”, – диде исемен әйтергә теләмәгән әбекәй.
“Җир җиләге компотын балалар бик ярата. Аеруча мунчадан чыккач. Шуңа күрә алар өчен әзерлим”, – диде урта яшьләрдәге хуҗабикә.
Авыл кешеләре белән әңгәмә барышында аларның җиләкне төрле ысуллар белән кышка саклап торуларын ишетергә туры килде.
Шуларның берничәсен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
*Кайнатма өчен: 1 кило чистартылган җир җиләге, 800 грамм шикәр комы. Җиләк белән шикәр комын болгатып куярга һәм шикәр эресен өчен 3-4 сәгать тотарга, аны берникадәр вакыт аралыгында болгаткалап торырга. Шуннан соң сүрән утка куеп кайнатып чыгарырга, суынгач тагын бер кат кайнатып алырга. Вак банкаларны духовкага куеп стерильләштерергә мөмкин. Кайнатманы 500-650 граммлы яки 1 литрлы банкаларга тутырып, капрон капкач белән ябарга һәм салкын урында сакларга кирәк.
*Җиләкне кайнатмыйча туңдыргычта да сакларга мөмкин. Бу очракта 1 кило чистартылган җиләккә 500 грамм шикәр комы җитә. Икесен бергә болгатырга, шикәре эреп беткәч, пластик шешәләргә тутырып, катыргычка салып куярга.
*Җиләкләрне сабаклары һәм яфраклары белән бергә өзеп, кечкенә бәйләмнәр ясарга һәм киптерергә мөмкин. Бу кышын төнәтеп эчәр өчен бик файдалы. Аның өстенә кайнар су агызасың һәм пешсен өчен 2-3 минутка томалап куясың. Әлеге чәйне бал белән эчсәң тагын да тәмле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев