Һәр эштә осталык...
Ачык төстәге обойлар һәм буяулар бинаның күләмен зурайтып, ә караңгы төсләр, киресенчә, кечерәйтеп җибәргәндәй була.
(Тәтеш, 22 август, «Тәтеш таңнары»). Салкын биналарны бизәү өчен җылылык бирүче алсу, яшкелт төсләрне файдалану яхшырак. Кирәгеннән артык җылы биналарны бизәү өчен ак, зәңгәрсу, мәрмәр төсләрне сайларга мөмкин. Яңа гына обой ябыштырылган бүлмәне берничә көн җилләтергә ярамый, алайса обойлар куыкланып кабара һәм кубарыла башлый.
Кояш төшә торган бинага юыла торган обой ябыштырырга киңәш ителми – кояш нурлары астында алар сәламәтлек өчен зарарлы матдәләр бүлеп чыгаралар.
Әгәр кадакның очлы ягын көнбагыш маена манып алсаң, алар җиңел генә кагып кертелә.
Сөт белән болгатылган алебастр озаграк куера – болай щетка белән ярыкларны томалау җиңелрәк.
Әгәр майлау эшләре өчен пумала катырак булса, аны 1 минутка кайнап торган аш серкәсенә манып алыгыз.
Кафель плитканы юеш килеш кисү җиңелрәк. Бу очракта аның ватылмавына ышаныч зуррак.
Кубып төшкән кафель плитканы табигый олиф белән калын итеп сөртелгән цинклы аклагычка нык итеп беркетергә мөмкин. Ләкин озаграк кибәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев