Батырлыгын ярты гасыр узгач белгәннәр
Шәһәрле Татьяна Ракова безгә Бөек Ватан сугышы ветераны Ислам Хәбибуллин турында сөйләде.
Татьяна Владимировна сүзен әлеге кешене үз әтисе дип санамавыннан башлады. Ул аны бөтенләй белмәсә дә, кияүгә чыкканчы аның фамилиясен йөрткән.
– Аның сугышчан юлы турында миндә мәгълүматлар бик аз, аларны да әле Интернет ярдәмендә генә табып алырга мөмкин булды. Ислам Шакирович Хәбибуллин 1916 елда Кама Тамагы поселогында туган, балалар йортында тәрбияләнгән. Фин сугышында катнашкан.
Аның минем әнием Елена Степановна Андряшина белән 1940 елның июлендә өйләнешүләрен беләм. Аларның балалары булмаган. Ул сугыштан исән-сау кайта алмаган.
Әни 1980 елның 21 ноябрендә хәрби комиссариаттан иренең – өлкән сержант Ислам Шакир улы Хәбибуллинның – 1943 елның декабрендә хәбәрсез югалуы турында белешмә алды.
Һәм 1989 елның 14 ноябрендә “Авангард” газетасының чираттагы саны килде, анда “Бүләк батырны эзли” рубрикасы астында Ислам Хәбибуллин турында мәгълүматлар басылган иде. Мин хәрби комиссариатка мөрәҗәгать иттем, ләкин бүләкне – “Батырлык өчен” медален бирүдән баш тарттылар, чөнки мин аның туганы түгел. Боларның барысы да закон буенча икәнен аңлыйм, аның туганнары калмавы аяныч, ул бит балалар йортыннан, әгәр булса да, алар турында безгә берни дә мәгълүм түгел.
Һәм аның турында Интернетта, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүматлар эзләү сайтында белү мөмкинлеге барлыкка килгәч, мин шуннан файдаландым.
Документлар буенча, Ислам Шакирович Хәбибуллин 1942 елның 12 мартында Тәтеш районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. Эшче, партиядә булмаган, 4 класс белеме бар.
17нче гвардия укчы дивизиясенең 48нче гвардия укчы полкында хезмәт иткән.
“Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Бүләккә тәкъдим итү датасы – 1943 елның 1 августы. Батырлык кылу датасы – 1941 елның 1 июленнән 1941 елның 31 июленә кадәр һәм 1942 елның 1 июленнән 1942 елның 31 июленә кадәр.
Бүләкләү кәгазеннән: “1941 елның июлендә Смоленск шәһәре өчен барган сугышларда взводның комвзводы сафтан чыккач, ул командованиене үз өстенә алган һәм шул рәвешле взвод дошманның берничә контратакасын кире кага алган, шуның өчен 4нче укчы ротаның отделение командиры, гвардия сержанты Хәбибиуллин Ислам Шакировичны бүләкләргә. 1942 елның июлендә Гжатск шәһәре районында дзотны блоклаганда ул беренче булып дзотка бәреп керә һәм дошманны әсирлеккә ала. Шул ук вакытта батырлык, кыюлык күрсәтә. Ватан сугышы барган дәвердә 4 тапкыр яралана”.
Өлкән сержантның китү датасы дип 1943 елның декабре күрсәтелгән. Мәгълүматлар буенча, ул Белоруссиядә туганнар каберлегенә җирләнгән. Ләкин, минем фикеремчә, аның фамилиясе исемлекләрдә күрсәтелмәгән булуы ихтимал.
Өлкән сержант Ислам Шакирович Хәбибуллин хәбәрсез югалган дип санала, ләкин аның батырлыгы онытылмый. Гаиләбез аны безнең өчен якын кеше дип саный, без россиялеләрнең киләсе буыннарына яшәү мөмкинлеге бирү өчен гомерен дә аямаган сугышчыны хөрмәт белән искә алабыз. Без Ислам Шакировичның фотосы белән портретын ясаттык, һәм минем оныкларым аның белән “Үлемсез полк”ка чыгалар. Ватанны саклаучының исеме онытылмаячак, аның истәлеге мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак, – дип уртаклашты Татьяна Ракова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев