Дүртесе дә Җиңү белән кайткан
Кошки-Новотимбаево авылында яшәүче Рекеевлар гаиләсеннән ике ир һәм ике кыз туган Бөек Ватан сугышында катнашкан шәһәрле Наталья Дубкова безгә туганнары турында сөйләде.
Кошки-Новотимбаево авылында яшәүче Рекеевлар гаиләсеннән ике ир һәм ике кыз туган Бөек Ватан сугышында катнашкан шәһәрле Наталья Дубкова безгә туганнары турында сөйләде:
– Җирдә кешеләргә көч бирә торган бик тә әһәмиятле урыннар бар. Миңа калса, зур булмаган Кошки-Новотимбаево авылы да нәкъ тә менә шундыйлардан. 1913 елда анда минем бабам – шат күңелле һәм шаян, аучылар бригадиры Николай Рекеев дөньяга килә. Әбием Иулита белән аларның дүрт балалары туа.
Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларында дүртесе дә Ватанны сакларга баса. Һәм, иң гаҗәбе шул, дүртесе дә, иң авыр бәрелешләрне үтеп, исән-сау әйләнеп кайта. Барысы да хәрби бүләкләр ала. Танкист Федор Сталинград сугышын уза, элемтәчеләр Вера белән Лиза, пулеметчы Александр кебек үк, Курск дугасында була. Соңыннан барлык туганнар да педагоглар булып озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куя.
Иң олы абыйлары Федор Николаевич 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына, танк гаскәрләрендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы вакытында яралана. 1945 елда демобилизацияләнә. Тыныч вакытта физика һәм математика укытучысы булып эшли, шуннан соң Чувашиядә мәктәп директоры була, үзенең карьерасын Чабаксарда укытучыларны камилләштерү институты директоры буларак тәмамлый. Федор Николаевич якты дөньядан 73 яшендә бакыйлыкка күчә, әмма итәгатьле, күзләре очкынланып торган үз эшенең остасын педагоглар әлегә кадәр хәтерли.
Вера, Лиза һәм Александр Татарстанда эшләргә кала. Кыз туганнарның кечесе, минем әнием Елизавета Николаевна, мәктәпкәчә хезмәткәр була. Ул озак еллар Тәтеш шәһәрендәге 1нче балалар бакчасында эшли, аның исеме әлеге мәктәпкәчә учреждениенең Мактау китабына кертелгән. Ул балаларны, аеруча да тик тормый торган шук малайларны яратты. Әни алар белән уртак тел табу юлын һәм чиктән тыш ташып торган энергияләрен кирәкле юнәлешкә юнәлтә белде. Һәм ул балаларның күңелендә шулкадәр истә калган, соңыннан, алар ата-ана булгач, үз балаларын да яраткан тәрбиячеләре Елизавета Николаевнага тапшырырга тырышты. Шәһәрнең мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендәге барлык педагоглар үз эшенең остасында ачык дәресләрдә булырга омтылды, алар шулкадәр танып белүле, методик яктан дөрес һәм мавыктыргыч була иде.
Вера Николаевна армиягә 1942 елның июлендә алына, элемтәчеләр мәктәбенә җибәрелә. Украинаны, Молдавияне, Болгарияне, Югославияне азат итүдә катнаша, җиңүне шунда каршы ала. Вера Николаевна пенсиягә чыкканчыга кадәр Олы Тархан урта мәктәбендә химия һәм биология укыта. Вера Николаевна озак еллар химия укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе була, үзенең белемен һәм тәҗрибәсен яшь педагогларга тапшыра. Бүгенге яшьләргә нәрсә теләр идең, дигән сорауга Вера Николаевна аларга чын күңелдән эшләүләрен теләр идем, дип әйтә иде. Лаеклы ялга чыккач, Вера Николаевна Чабаксарга китте, ләкин һәр җәйне яраткан Олы Тарханында үткәрде. Педагог үзенең мәгърифәтчелек эшчәнлеген пенсиягә чыккач та туктатмады. Ул мәктәпләрдәге барлык патриотик чараларның көтеп алынган кунагы булды, яңа Россиянең яшь гражданнарына ата-бабаларының Бөек Ватан сугышы вакытындагы батырлыклары турында сөйләде. Вера Николаевна белән хушлашканда бер мәктәпнең тәрбия эшләре буенча завучы юкка гына болай дип әйтмәде: “Без укучыларга шул авыр, әмма героик чор рухын җиткерә белгән иң актив ветераныбызны югалттык”.
Иң кечесе Александр Николаевич мәктәпне тәмамлагач, 1943 елның җәендә пулеметчылар курсына җибәрелә һәм шуннан хәрәкәттәге армиягә эләгә. Курск янындагы сугышта аягы каты яралана. Сугыштан соң туган авылы Кошки-Новотимбаево мәктәбендә озак вакыт тарих фәнен укыта, аннары анда директор була. 1965 елда гаиләсе белән Яңа Чабаксарга күчеп китә. Тарихтан укыта, мәктәптә завуч була. Пенсиягә чыккач, укучылар белән очрашып һәм аларга Бөек Ватан сугышы турында сөйләп, балаларны патриотик тәрбияләүдә актив катнашуын дәвам итә.
Фашизмны җиңгән һәм кешеләргә белем нуры алып килгән әлеге кешеләрдә менә шундый зур тормыш көче һәм файдалы булу теләге салынган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев