Һәлак булган дип саналган, ләкин исән кайткан
Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучысы Матвей Никоноров үзенең Бөек Ватан сугышында катнашкан икетуган бабасы Николай Гришин турында сөйләде.
– Николай Андреевич Любимовка авылында 1926 елның 8 февралендә туа. Аңа әле 18 яшь тә тулмаган вакытта Тәтеш районы хәрби комиссариатыннан повестка килә, һәм 1943 елның 6 ноябрендә ул ата-анасы йортын ташлап, Кызыл Армиянең рядовой солдаты була. Аның әтисе алданрак сугышка китә һәм 1943 елда һәлак була, җирләү урыны әлегә кадәр билгеле түгел.
Николай Андреевич белән бергә аның якташлары да хезмәт итә. Тәтешлеләр Суворов орденлы Сиваш Кызыл Байраклы 257нче укчылар дивизиясендә сугышканнар. Латвия өчен барган сугышларда ул авыр җәрәхәтләр ала. Кайбер чыганакларда 1944 елның 11 ноябрендә “һәлак булган” (аны һәлак булган дип таныганнар) дип күрсәтелгән. Үлем турындагы хәбәрне әти-әнисе йортына хезмәттәш дусты алып килә. Мондый кайгы гаиләне бик нык тетрәндерә.
Бөек Ватан сугышы тәмамлана. Һәм бераздан, 1945 елның ахырында, Николай Андреевич өенә кайта. Ул кыйпылчыклы җәрәхәтләре белән озак госпитальдә ята. Аның бер күзе юк, уң кулындагы беләзек турында үтәли яра, борынының бер өлеше изелгән була. Николай Андреевич башка җәрәхәтләр алуы турында сөйләргә яратмый. Туганы Александра Андреевна: “Госпитальдән чыккач, өйгә кайтасы килмәде. Аңа шулай яшь килеш гомерлек инвалид булып каласын аңлавы авыр булды”, – дип сөйли торган булган.
Туган авылы Любимовкада кала. Николай Андреевич 1948 елда өйләнә. Хатыны Татьяна исемле була. Аларның уллары Анатолий һәм Владимир туа.
Сугыштан кайткач, үз авылында тимерче ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Озак вакыт шунда эшли һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе Людоговка учхозына кушылганнан соң тимерче булып эшли башлый. Техниканы чәчүгә һәм кышка әзерли. Аңа мондый эш ошый. Пенсиягә чыккач та анда озак вакыт эшли.
Аңа 80 яшь булганда, күңелсез хәл була – аякларын өшетә. Хастаханәдә ята. Бу вакыйгадан соң аның сәламәтлеге бик нык какшый. Чыгарганнан соң улы Владимир аны Казанга үзенә алып китә. Николай Андреевич биш ел Казанда яши, әмма ул күңеле белән һәрвакыт туган авылы Любимовкага тартыла. Улы Владимир сүзләреннән: “Әти үзен һәрвакыт өйдә кебек хис итсен өчен, авылдан бик күп әйберләр алып килдем. Хәтта суга торган механик сәгатьне дә”.
2013 елның 20 сентябрендә 89 яше белән барганда Николай Андреевич Гришин вафат була.
Укчы дивизиядә хезмәт иткән елларында күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Алар арасында – Кызыл Йолдыз ордены. Ләкин, кызганычка каршы, медальләре сакланып калмаган, – дип яза Матвей Никоноров.
фотода Николай Гришин икенче рәттә сул якта
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев