Сугышка киткәндә аңа 43 яшь булган
Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.
Тәтеш районы буенча Бөек Ватан сугышында 13 мең кеше катнашкан, шуларның 8 меңе туган йортларына әйләнеп кайтмаган. Район күләмендә 5 323
кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Безнең Алабирде авылыннан да 225 кеше сугышка китеп, 112се мәңгелеккә яу кырларында ятып калган.
Әтиемнең әтисе – Хөснетдин Заһидуллин, аның әтисе Гали Заһидулла улы 1898 елда дөньяга килә. Безнең булачак бабабызга бик иртә тормыш арбасына җигелергә туры килә. Мөәзиннән дин сабагы алып, гарәпчә укырга-язарга өйрәнә.
Һич уйламаганда, 1941 елның 22 июнендә, сугыш башланган дигән шомлы хәбәр яшен тизлегедәй Алабирдегә дә килеп җитә. Таза, сау-сәламәт ир-егетләр сөйгән ярларын, сөекле хатыннарын, газиз әти-әниләрен һәм балаларын калдырып сугышка китә.
Бабабыз сугышка киткәнче ике мәртәбә өйләнеп өлгерә. Беренче хатыны Даимә дәү әнидән Саимә, Василә апалар, тагын бер кыз һәм Нәбиулла, Вәлиулла абыйлар туа, ләкин алар барысы да озын гомерле булмый. Әниләре дә, кечкенә кыз да, ир балалар да яшьли дөнья куялар. Гали бабай икенче хатынын – Газизәне – Карабай авылыннан ала, аңардан Нурдидә абзәнкәй белән Хөснетдин дәү әти туа.
Сугыш башланганда бабабыз 43 яшендә була һәм фронтка китеп бара.
“Хәрби энциклопедия”дә Ржевны азат итү өчен дүрт мәртәбә үткәрелгән операция барышында 433 мең сугышчы һәлак булган, дип язылган. Хәрби тарихчылар Ржев һәм Вязьма янында кырылган сугышчылар һәм фашистлар юкка чыгарган тыныч халыкны да искә тотып, корбаннар санын миллион ярымга җиткерә. Немецларның 9нчы армиясе 18 ай буена барган оборона сугышларында 120 мең чамасы солдатны югалта. Хисап дүрткә – бер, хәтта җиде-сигезгә – бер чамасы туры килә. Юанырлык түгел. Ветераннар әле булса мондагы яуларны, кыска гына, “Ржев иттурагычы” дип сызланып искә алыр иде...
Менә шушы “иттурагычта” 1942 елның 12 мартында Гали бабай һәлак була. Ул Тверь өлкәсенең Ржев районы Ильчиково авылы янындагы туганнар каберлегенә җирләнә.
Тормыш дәвам итә, әтиләре коточкыч сугыштан әйләнеп кайтмаса да, балалар үсә, тормыш кора. Инде дәү әтиебез Хөснетдин арабыздан киткәнгә дә илле елга якын вакыт узды.
Әгәр без иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәбез икән, шул иртәдә өй каршындагы тирәктә кошлар сайравын ишетәбез икән, белегез – бу иртәнге шатлыкта сугышта һәлак булганнарның ялкынлы тормышы бар. Әгәр без тыныч, матур өйләрдә, тату гаиләләрдә яшибез, иркен мәктәпләрдә укыйбыз икән, белегез – бу җирдә безнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатның каны, әбиләребезнең ачы тире түгелгән. Бу яшьлекнең кадерен, тормышның ямен белеп яшәгез, кешеләр! – диясе килә. Мин – Гали бабайның оныгы Равилнең кызы Алия, минем геройлар каны, гомере бәрабәренә яуланган рәхәт тормышта яшәвебез өчен аларга рәхмәт әйтәсем килә. Безнең хәзерге җитешлектә яшәвебездә бабаларыбызның өлеше зур.
Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз, лаеклы алмаш булып үсәрбез!
Алия Заһидуллина, Алабирде урта мәктәбе укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев