Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җиңүнәң – 80 еллыгы

Сугышның беренче көннәрендә әсирлеккә эләккән

Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилеена һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Җиңүгә 80 көн» масштаблы акциясенә старт бирелде.

Без Казан шәһәрендә яшәүче Галина Курмышкинадан хат алдык. Ул безгә Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан башкарган эшләре турында сөйләде. 

“Мин 1939 елда Тәтеш районы Олы Бисәр авылында тудым. Әтием Тихон Матвеевич Деревенский биографиясеннән кайбер битләрне ачыклау эшен мин күптәннән, 1991 елда, сәяси реп­рессия корбаннарын аклау турында указ чыккач башлаган идем. Мин әтинең сугышчан юлы, аның тормышы турында белү өчен прокуратурага гариза яздым. Бер айдан соң аклау турында белешмә һәм аның хәрби биографиясен алдым.

Әтине сугыш башланганның өченче көнендә мобилизация­ләгәннәр. Хезмәтенең беренче көннәрендә үк ул әсирлеккә эләккән, күп кенә лагерьларда булган һәм Германиягә күче­релгән, анда 1945 елга кадәр булган. Аны 1945 елның 7 апрелендә Америка гаскәрләре азат иткән һәм СССРга алып кайткан. Биредә ул ГУЛАГка эләккән. Әти 1946 елда өенә кайтарып җибәрелгән, һәм ул колхозга элек эшләгән урынына хисапчы булып урнашкан. Ә 1949 елда әти өстеннән әләкләү сүзләре буенча, янәсе ул лагерьда нидер эшләгән дип, НКВД хезмәткәре килгән. Төнлә ул аңардан сорау алган, иртәнгегә кадәр тоткан. Әгәр нинди дә булса гаебеңне танымыйсың икән, кире лагерьга озатылачаксың, дип янаган ул әтигә. Шулай итеп, 1949 елның 11 маенда әти асып кую рәве­шен­дәге үлемгә хөкем ителгән. Хәтта аның үлем алдыннан язган хатын да әнигә бирмәгәннәр. 

Закон буенча мин үземне һәм 1937 елгы энем Лев Тихонович Деревенскийны аклый алдым, чөнки сугыш вакытында без әти попечительлегеннән башка үстек.
Шул ук вакытта мин әтинең олы абыйсы Феофан Матвеевич Деревенский турында  мәгълүматлар эзли башладым, ул да шулай ук Олы Бисәрдән. Ул колхозда тракторчы булып хезмәт куйган, сугыш башланганда броне булган, ә 1942 елда аны да фронтка алганнар. Шунда югалган да. Мин Германия, АКШ, Франция, Англия илчелекләренә хатлар юлладым, ләкин барысы да уңышсыз. Һәм менә 2024 елда миңа ярдәм иттеләр. Баксаң, абый Ленинградны саклауда булган. Солдатларны алып килгәч, шундук сугышка озатканнар, хәтта аларның мәгълүматларын да язып кала алмаганнар. Бу сугышта кемнәрдер һәлак булган, кемнәрдер хәбәр­сез югалган, шуңа күрә бернинди мәгълүматлар да булмаган. Аның язмышы да шулай билгесез булып калган. Тагын әле Санкт-Петербургтан, сугышлар булган җирдән, бер уч җир алып кайтасым килә. Мин инде Гатчина хәрби комиссариаты белән хат алышкан идем, ләкин әлегә анда эләгә ­алмадым. 

Шулай ук Владимир Семенович Патшинның хәрби биография­сен таптым. Аның улы Николай Владимирович Апас районыннан булган, Олы Шәмәк мәктәбендә укыган, Тәтештә прокуратура вәкиле булып эшләгән. Ни аяныч, ул 2000 елда вафат булган, шулай итеп әтисе турында бернинди мәгълүматлар таба алмаган.
Шулай ук үземнең авылдашым Иван Степанович Ярмул­линның  да биографиясе табылды. Ул Польшадагы немецлар лагерында һәлак булган, качарга омтылганда атып үтерелгән.

Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан Василий Алексеевич Егоровның биографиясен таптым, ул Казандагы яңа күршемнең әтисе. 

Миндә мәгълүматлары барлыкка килгән әлеге биш су­гышчының барысы да Ватаныбызны сак­лаган, аларның якты истәлеге күңелләрдә мәңгегә сакланыр...” – дип тәмамлый үзенең хатын ­Галина Тихоновна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев