Тупчы Кәбиров
Алабирде мәктәбе укучысы Снежана Кәбирова безгә дәү әтисе турында сөйләде.
– Дәү әтием Зыя Кәбиров Кече Әтрәч авылында туган. Балачагы авыр елларга туры килгән. 1941 елда сугыш башлануга фронтка киткән һәм аны башыннан ахырынача узган. Бабаемның сугышчан юлының бер кыска мизгеле турында сөйлисем килә, – дип яза үзенең хатында Снежана Кәбирова. – Алда Висла елгасы. Төнлә төрле орудиеләрне туры һөҗүмгә көйләгәннәр. Иртүк подразделениеләр елгага төшкәннәр. Моны күреп алган фашистлар пулеметлардан ядрәләр яңгыры яудырганнар, әмма бу озакка бармаган. Рядовой Кәбиров расчеты ут ачуга, пулемет нокталары тынып калган. Шуннан соң паром төшергәннәр. Шулай итеп бабамның орудие расчеты 1944 елның 1 августына каршы төндә беренчеләрдән булып елганы кичкән. СССР Югары Советы Президиумының 1945 елдагы 24 март Указы белән рядовой Зыя Кәбиров Ленин орденына лаек булган. Дивизиядә Зыя Кәбиров танкка каршы орудие расчеты командиры булган. Смоленщинадагы һәм Белоруссиядәге сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен аны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләгәннәр.
Сугыш беткәч тә аңардан бер ел хат-хәбәр булмаган. Аның исән икәнлеген Сафина Мәрьям апа кайтып әйткән. Ул да сугышта булган. Мәрьям апа Ленинградта яшәгән. Дәү әтием каты яраланганлыктан, бер ел госпитальдә яткан. Бер күзсез һәм яралы кулын асып, уң аягын да калдырып, туып-үскән авылына кайтып төшкән.
Сугыштан соң, бер ел трактор бригадасы бригадиры ярдәмчесе булган. Аннары сугыш яралары интектереп, сәламәтлеккә туймыйча, озак итеп хастаханәләрдә яткан һәм шул яралары белән 1953 елның 19 августында вафат булган.
“Дәү әнием итәк тулы 7 бала белән тол калган”, – дип искә ала апам Айгөл Кәбирова.
“Әтием Зыя Кәбиров сугыш тәмамлангач, бер елдан соң гына кайтты. Без өметне өзгән идек инде. Һәлак булгандыр дип белдек. Ул бер ел госпитальдә яткан булып чыкты. 1946 елның октябрендә инвалид булып кайтты. Ул вакытларда инвалидлык бирмиләр иде шул. Бик сызланды, мәрхүмкәем, ярты ягы юк иде. Шул килеш тә эшкә йөрде. Пенсиягә чыгасы бар дип. Беренче төркем инвалидлык биргәч, өч ай гына яшәп калды”, – дип хатирәләре белән уртаклашты Зыя бабайның улы Әмир абый.
Бабаемның батырлыгы миндә горурлык хисләре уята. Аның тыныч тормышта озак яши алмавы бик аяныч. Ләкин ул һәрчак безнең йөрәк түрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев