Зилә Шакирова: «Карт бабам белән горурланам»
Алабирде мәктәбе укучысы Зилә Шакирова безгә карт бабасы Мотыйгулла Гинатуллин турында бәян итте.
– Минем дәү әниемнең әтисе – Мотыйгулла Мөхәммәтҗан улы – 1925 елның 7 сентябрендә Заречно-Уба авылында күп балалы гаиләдә туган. Мәктәптә 6нчы сыйныфка кадәр укыган. 1943 елның мартында, унсигез яшендә, Новосибирск өлкәсенең Михайлов хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафына алынган. Хәрби антны запастагы укчы полкта кабул иткән. Сугышчан әзерлек узганнан соң, хәрәкәттәге армиягә озатылган. Бабамның сугышчан юлы II Украина фронты составында узган. Атучы булып хезмәт иткән. Украина, Молдавия, Чехия, Венгрия, Румыния, Австрияне азат итүдә катнашкан. Күкрәге каты яраланып, госпитальгә эләккән. Операциядән соң, авыртудан кычкырмас өчен, ул татарча җырлар җырлап яткан. Шул вакытта бабамның исеме белән бер вакыйга килеп чыккан. 1945 елның апрелендә, каты бәрелешләрнең берсендә, яраланган карт бабамны санитар яу кырыннан сөйрәп диярлек алып чыкканда, аның гимнастеркасы кесәсеннән документлары төшеп калган. Дәвалангач та ул үз исеменә документларын ясата алмаган. Шуңа да ул табиблар кушкан исем белән – Михаил Михайлович булып калган.
Карт бабам “Сугышчан хезмәтләр өчен”, “1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Сугыштан соң, җимерелгән шәһәрләрне торгызу өчен ул Украинага киткән. Соңрак Донбасс шахталарының берсендә эшләгән. Шунда карт әбиемне – Сания Нуретдинованы очраткан. Өйләнешкәч, алар бабаларының туган ягына – Себергә кайтып төпләнергә булганнар. Алар бәхетле, тигез озын гомер кичереп, уллары Рәшит һәм ике кызлары – Дания белән Фәнияне тәрбияләп үстергәннәр. Мин батыр солдат – карт бабам белән бик горурланам! Аның тормыш юлы һәрчак күңелемдә саклана.
Бөек Ватан сугышының ачы тарихын беркем дә онытырга тиеш түгел, ул хактагы хатирәләр мәңге яшәячәк, – дип яза Зилә Шакирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев