Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әкияти дөньяда сәяхәттә булдылар

Аларның барысы да җиләк-җимеш үсентеләре питомнигына экскурсиягә чакыру алдылар.

(Тәтеш, 7 май, “Тәтеш таңнары”, Динә Мансурова, автор фотосы).

Газета яздыручылар арасында уздырылган призлар уйнатуда уңыш елмаючыларга Тәтеш бакчачысы Никита Железновтан үсентеләр алу бик күңелле булды. Аларның барысы да җиләк-җимеш үсентеләре питомнигына экскурсиягә чакыру алдылар, анда һәркайсын призлар көтте. 

Һава торышы кояшлы булуы белән сөендерде. Билгеләнгән вакытта ре­дакциягә җыелган укучыларыбыз да үзләренең рух күтәренкелеге белән йөрәкләргә тагын да җы­лылык өстәделәр.  

Уңайлы кечерәк автобуста без тирә-юньдәге та­бигатьнең гүзәллегенә хозурланып бардык. Безне анда бүләкләр әзерләп Никита Железнов көтә иде. 

Исегезгә төшерик, 2023 елның икенче ярты еллыгына (барлык алты айга) район газетасын яздырып, квитанция кү­чермәсен редакциягә җи­бәргән абунәчеләребез 10 үсенте уйнатуда катнашты. Һәм тагын бер тапкыр билгеләп үтик, 10 үсентегә юмарт бакчачы тагын икене өстәде. Һәм безнең 12 җиңүче барлыкка килде.

Очрашу бүләкләүдән башланды. Килгән барлык җиңүчеләр үзләренә тиешле үсентеләрен алдылар, ә аннары теплицалар буйлап йөрделәр, бакчачының тырыш хезмәт җимешләрен карап сокландылар.   

– Уйлар чынга ашучан. Шулкадәр кара бөрлегән үсентесе утыртырга те­ләгән идем – оттым да! – дип уртаклашты таң калып Ольга Молчаева, тагын бер үсентене караганда. 

Зур Әтрәч авылыннан Гүзәлия Гафиятуллина үзе­нең призын алырга онык­лары Сәйдә һәм Мәдинә белән бергә барды.

– Отармын бәлки дигән өмет булды, шулай да икеләндем. Кызыксынуны арттыру хәйләсе корылган иде, үсенте уйнату үткәрелде, ләкин социаль челтәрдә фамилияләр игълан ителмәде, газетада бастырдылар. “Тәтеш таңнары”н алгач, беренче эш итеп, җи­ңүчеләр исемлеге бастырылган битне карадым. Виноград үсентесе отканмын – шатландым! Сез үзенә бер төрле кызыклы бүләкләү уйлап тапкансыз, безнең өчен питомник буенча экскурсия ясадыгыз, без монда барысы да ничек үсүен карадык.   Никита безгә үсен­теләр­не ничек дөрес утыр­тырга һәм карарга кирәклеге турында сөйләде. Үсентеләрне карап йөрү һәм тирә-юнь­дәге яшеллеккә соклану, чиста урман һавасын сулау икеләтә күңелле булды. Юлда кайтканда Иделне күрдек. Барысы да – оештыручылар да, катнашучылар-җиңүчеләр дә киң күңелле, аралашучан кешеләр булып чыктылар. Һава торышы да, алдан әйтеп куелгандай, искиткеч! Оныкларым өчен бу әкияти дөньяга сәяхәткә баргандай булды. Безгә барысы да ошады! – дип рәхмәт белдерде Гүзәлия Нурулла кызы һәм күтәренке рухта болай дип тә өстәде: – Газетаны яратабыз, укыйбыз һәм аның белән һәрчак булачакбыз!
Реклама АО ТАТМЕДИА

16+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X