Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балык заводының икенче тормышы

Үзенең сәләтен һәм талантын тормышка ашырырга теләгән кеше өчен бүгенге көндә барлык ишекләр дә ачык.

(Тәтеш, 20 июнь, “Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина, автор фотосы).  Бары тик бик тә теләргә һәм үзеңнең хыялыңдагы канәгатьлек китерә торган эшне генә табарга кирәк, һәм, өстәвенә, табыш та китерсен. Моның өчен, әлбәттә инде, үзеңнең теләгеңне әүвәл мөмкинлекләр белән тәңгәл китерергә кирәк.

Тәтеш районында үз эшеңне булдыру өчен потенциал гаять зур. Күп кенә эшкуарлар бизнес өчен үз “куышын” инде тапты һәм проектларын тормышка ашырды, өстәвенә уңышлы итеп. Пыялапакетлар, полиэтилен торбалар, тимер-бетон әйберләре, тротуар плиткалары, премиум-класстагы рассадалар, эшкәртелгән балык, чәчтараш хезмәтләре һәм алар эшчәнлегендәге күп кенә башка продукцияләр сорап алына.

Илнур Хәйруллинның табыш китерә торган үзенең күп төрле бизнесы бар. Әмма, мавыгучан кеше буларак, алга таба үсеш аны кызыксындыра. “Гомер-гомергә балык кәсебе белән дан тоткан Тәтештә ничек инде әлеге темага үтеп кермәскә!” – ди илһамланып эшкуар, элекке балык заводы территориясендә балык фермасы төзү идеясе белән хозурланып. Җәен балыгы, без гадәтләнгәне генә түгел әле, ә клариус үрчетүне әһәмиятле һәм өметле дип саный.

Ләкин һәр эштә иң мөһиме – күңел халәтенең күтәренкелеге. Илнур Хәйруллин үз хезмәтенең төгәл нәтиҗәсен иганәчелектә күрә. Илнур Ирек улы киләчәктә алыначак барлык керемне авыр чир белән иза­ланучы балаларны дәвалауга сарыф итәргә, берәр төрле фондка күчереп кенә калмыйча, ә аерымлап ярдәм итәргә тели. Бу җитди этәргеч. 

“Балык фермасы – яңа хезмәт, Тәтештә һәм рес­публикада ул әле беркем тарафыннан да үзләштерелмәгән. Үрнәкләр бар, әмма һәркем үз тәҗрибәсен булдыра. Сиксән төрдәге продукция җитештерергә ниятлим. Челтәр кибетләренең дә балык белән кызыксынуын исәпкә алдым, тәтешлеләргә дә бу балык ошаячак – бәясе кулай булачак, – дип дәртләнеп сөйли эшкуар. – Клариусның тәм ягыннан сыйфаты искиткеч, ул еланбалык һәм мәрсин балыгыннан калышмый. Ите бик сусыл, ак һәм йомшак, минем җәеннең ухасын да, шашлыгын да ашаганым булды”. 

Булачак ферма җитәкчесе әйтүенчә, район башлыгы Рәмис Сафиуллов проектны хуплап алган. Быелның гыйн­варыннан төзелеш эшләре бара, һәм инде ферманың беренче яшәүчеләре бар, журналистлар объект буенча экскурсия ясауга чакыруны кабул итеп, моңа ихластан инандылар.

Керү юлы тулысынча әзер – яңа пластик тәрәзәләрдән җәйге кояш нурлары сибелә. Зур, биек һәм иркен бинада эшчеләр булачак бассейнны җыю өстендә эшли. “Алты кеше хезмәткә урнаштырылды, ләкин, шунысы гаҗәпләндерә, миңа эшче көчләрнең җитешмәве белән кисешергә туры килде, безнең районда эшсезләр бар, ә эшләргә беркемне табып булмый. Мөмкин булган хезмәткәрләр баштан ук югары хезмәт хакы алырга телиләр”, – дип уртаклаша бер уңайдан Илнур Ирек улы. 

Түгәрәк сыешлыкларда көнләп түгел, ә сәгатьләп үсә барган балыклардан су “кайнап” тора. Әле тегендә, әле монда су ияләре ялтырап ала. 

Белешмәлек: Җәеннәрнең (клариус) озынча гәүдәсе көрән тап­лар белән капланган, корсак асты аксыл төстә. Дүрт пар озын мыекчасы бар. Әлеге төр балыклар кислородны һавадан эшләп чыгара. Аларның һава белән туену өчен, саңаклары кебек, шулай ук үпкәләре дә бар, җәен су өслегенә калкып чыга.

“Балык бизнесы шактый хезмәт таләп итә. Җәен (клариус) су белән тәэмин ителгән томаланган җайланмаларда үсә. Су чистарту фильтры аша узып, һәрдаим әйләнеп тора. Менә биредә аэроблы микроорганизмнар яши, алар суны чистарта, анда булган төп “әшәкене” ашап бетерәләр, – дип сөйли хезмәт белеме булган ферма хуҗасы, балык тоту технология­ләренең үзенчәлекләре турында. – Менә монда товар төренә җиткәнчегә кадәрге балыкның өзлексез үсүе өчен маймычларны инкубацияләү барлыкка киләчәк. Ә биредә зур бассейннар урнаштырылачак, монда – тондыру бассейн­нары, кое-савытлар. Әле тагын шунысы да мөһим – суның гидрохимиясенә һәм балыкның сәламәтлегенә тулысынча контроль, сыйфатлы азык­лар кеше сәламәтлеге өчен зарарлы матдәләрне җәеннәрдә (клариус) туплануның теләсә нинди мөмкинлегенә юл калдырмый”.

“Шундый инициативалы максатчан кешеләр күбрәк булсын иде”, – дип уйлап куйдык без, икенче тормыш алган элекке балык заводы территориясеннән чыгып киткәндә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев