Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

белем дәрәҗәсен үстерделәр

Тәтеш районы эшкуарлары 26 июньдә Тәтештә ТР эшкуарлыгына ярдәм итү Фонды тарафыннан оештырылган бушлай уку семинарында катнашты.

 (Тәтеш, 25 июнь, "Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова (автор фотосы) ).  
 Тәтеш районы эшкуарлары 26 июньдә Тәтештә ТР эшкуарлыгына ярдәм итү Фонды тарафыннан оештырылган бушлай уку семинарында катнашты.

Семинарның инициаторлары – республикабызның Икътисад министрлыгы, ТР эшкуарларына ярдәм итү фонды, эшкуарларның хокук­ларын яклау буенча ТР Президенты Уполномоченный, ТР буенча Федераль салым хезмәте Идарәсе, ТР дәүләт заказы һәм инвестицияләре буенча агентлык вәкилләре, югары уку йортлары укытучылары семинарда булучыларга гамәли белем һәм компетенция дәрәҗәсен үстерер­гә ярдәм итте.

“Тәтеш районында яхшы итеп эшли беләләр, бездә инициативалы кешеләр яши. Без күп кенә тармак­ларда продукцияләр җитештерәбез һәм алга таба киңәергә планлаштырабыз. Бүгенге көндә үз эшен үстерү өчен һәркемнең зур мөмкинлекләре бар. Республикада эшкуарлык өчен барлык шартлар булдырылган, күп кенә дәүләт ярдәме программалары эшли. Бары тик үз юлыңны сайларга – үз эшеңне табарга, өйрәнергә һәм үсәргә генә кирәк. Уңышлы эшкуарлык үрнәге районыбызда аз түгел. Бу соңгы 3 ел эчендә чыгарыла торган продукцияләр күләме бермә-бер арттырган Тәтеш сәнәгать мәйданчыгы да; яңа эш – клариус җәеннәр үстерү буенча ферма да; кошчылык һәм теплица хуҗалыгы да; агачлар һәм җиләк-җимеш культуралары үстерү буенча КФХ да. Безнең авыл хуҗалыгы предприятие­ләре соңгы берничә ел эчендә үсемлекчелек буенча республика алдынгылары булды. Туристлар агымының 15 тапкырга артуы (соңгы 4 ел эчендә) Тәтештә туризм үсешенең сыйфаты турында сөйли. Һәрбер яңа предприятие, аның һәрбер яңа этап үсеше тәтешлеләр өчен өстәмә эш урыны да. Без районда барыбыз да үсешкә омтылабыз, бу безнең максат”, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов сәламләү сүзендә, семинар эшен ачып.

Уку түгәрәк өстәлләр эшләү төрендә узды. Фикер алышуларның темасы: биржа мәйданчыгында интернет-сәүдәнең заманча алымнарын файдалану, яңа көнкүреш базарын эзләү төрләре, авыл хуҗалыгы кооперативларын төзүнең өстенлекләре, үзмәшгульлекне үстерү, рес­публика һәм федераль чараларда эшкуарларга ярдәм итү, товарларны чит ил базарына кертү булды. 

Бизнеста контроль-күзәтчелек эшчәнлеге темасы буенча түгәрәк өстәл эшендә салым инспекциясе, янгын күзәтчелеге, прокуратура, дәүләт алкоголь инспекциясе катнашты. Эшкуарлар очрашу вакытында актив рәвештә сораулар бирделәр һәм аларга төгәл җаваплар алдылар. 

“Бушлай консультация бирүнең мондый төре эшкуарлар тарафыннан бик сорап алына, бүген мин үз эшемне алга таба үстерү өчен файдалы күп мәгълүмат алдым”, – дип уртаклашты семинарда катнашкан эшкуар Илнур Хәйруллин. 

“Укыту районыбыз­дагы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлтелгән, планда – мондый очрашуларны дәвам итү”, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артем ­Абрамов. 

Эшлекле визит кысаларында Казаннан килгән белгечләр районның кече һәм урта эшкуарлык  предприятиелә­рен­дә: “Колос”, “Авангард” хуҗалык­ларында, плас­тик торбалар чыгару буенча  “Тәтеш” агросәнәгать резидентында, кабат эшләтеп җибәрелгән Тәтеш икмәк кабул итү элеваторында, җәеннәр үстерү фермасында  булдылар. Кунаклар әлеге предприятиеләрнең эшчәнлеге белән таныштылар, продукцияләрне үстерүдә  киңәшләрен бирделәр. 

Рәсемдә: Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов,
икътисад министрлыгының эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү
департаменты директоры урынбасары Елена Шулина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев