Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бердәмләшеп эшләү һәрвакытта яхшы нәтиҗә бирә

Бизнеска һәм хакимият органнарына бүгенге көндә продукцияләрне тагын да күбрәк җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтү, күбрәк эшләп табу өчен нәрсә комачаулый?

(Тәтеш, 24 июль, "Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова (автор фотолары) ).  Бизнеска һәм хакимият органнарына бүгенге көндә продукцияләрне тагын да күбрәк җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтү, күбрәк эшләп табу өчен нәрсә комачаулый?

Тәтеш районы эшкуарлары әлеге сорауга җавапны район башлыгы Рәмис Сафиуллов, эшкуарларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты Уполномоченные вазифасын башкаручы Венера Камалова, ТР Президентының эшкуарлык буенча Совет экспертлары берлегендәге стратегия сессиясендә белделәр. Чара 19 июльдә Тәтештә үз ишекләрен кунакчыл ачкан гражданнарны яклау көллияте  бинасында (капиталь ремонттан соң яңартылган) булды. 

Стратегия сессиясе муниципаль  районнарда эшлекле климатта идарә итүнең республика системасын кертү проекты кысаларында оештырылды. Татарстан Республикасында эшлекле климатны яхшырту максатындагы проектны Татарстан Республикасы Президенты эшкуарлыгы буенча Совет гамәлгә ашыра. 

Пилот рәвешендәге проект 15 муниципаль берәмлектә: Тәтеш, Яшел Үзән, Питрәч, Алексеевск, Буа, Чүпрәле, Түбән Кама, Алабуга, Тукай, Әлмәт, Бөгелмә, Кукмара, Лаеш, Чистай муниципаль районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә эшли башлады. 

Венера Камалова, ТР Президенты ­Уполномоченные вазифасын башкаручы, Тәтеш районында сессия ачу вакытында:

"Хәзерге вакытта безнең бурыч – барыбыз бергәләп – эшкуарлар, хакимият вәкилләре, контроль-күзәтчелек органнарының – кече һәм урта эшкуарлыкта булган кайбер мәсьәләләрне берничә сәгать эчендә билгеләү, алга таба үсәргә хезмәт итәчәк мөһим чишелешне табу, һәм алар 2020 елда районның юл картасына кертеләчәк".
 

 

Стратегия сессиясе түгәрәк өстәлләргә җыелып эшләү рәвешендә узды, аларның һәркайсында эшкуарлар кебек, шулай ук район башкарма комитеты, салым, янгынга каршы һәм башка хезмәтләр вәкилләре җыелды. Катнашучылар модераторлар (эшкуарлык буенча Совет экспертлары) тарафыннан кечерәк 5 тематик төркемгә (хезмәт күрсәтү, сәнәгать, сәүдә, авыл хуҗалыгы, төзелеш) бүленде, алар бергәләп бизнес өчен көнүзәк мәсьәләләрне барладылар, “Бизнеска һәм хакимият органнарына алга таба эшкуарлыкны үстерү өчен нәрсә эшләргә кирәк?” – дигән төп сорауга җавап биреп, уй-фикерләрен белдерделәр. Әйтеп үтелгән проблемалар арасында һөнәри кадр­лар җитешмәве, банклардан кредитлар алу кыенлыгы, бюрократик комачаулык, тарифлар үсү, закондагы үзгәрешләр турындагы белемнең җитмәве, контроль-күзәтчелек органнарының тикшерүләре (“әлеге хезмәтләр штраф салуны актив файдаланмыйча, ә кисәтү генә ясасалар яхшы булыр иде”, – дигән теләген белдерде эшкуарлар) ассызыкланды.

Аннары һәрбер төркемгә, сессиядә катнашучыларның барысына да, аннан соңгы эшлекле активлыкны үстерү буенча районның юл картасына кертү өчен төгәл хәлләрне чишәргә тәкъдим ителде.

Рәмис Сафиуллов, Тәтеш районы башлыгы, эшкуарлар белән очрашуда:

"Бүген без сезнең бизнестагы мәсьәләләрегез хакында бергәләп, эшлекле мөгаләмәдә фикер алыштык һәм аларны хәл итү төрләрен карадык, болар нигезендә төгәл план төзеләчәк һәм шуларны бергәләп тормышка ашырачакбыз. Стратегия сессиясе рәвешендәге чараларны районда без үзебез өч айга бер тапкыр уздырырга тиеш".

 

Алексей Ахтонов, Льяштән авыл хуҗалыгы эшкуары:

"Чара бик кызыксындыргыч булды, хезмәттәшләр һәм район җитәкчелеге белән тәҗрибә алмашу, эшләрне бергәләп анализлау – бу бизнесны үстерүгә һәм районны үстерү өчен һәрвакытта файдалы".

Армине Налбандян, Тәтештән эшкуар

"Галстуксыз һәм дәрәҗәләргә карамыйча түгәрәк өстәл янында эшкуарлыкны алга таба үстерү хакында сөйләшү, фикерләшү, тәҗрибә алмашу файдалы булды. Сораулар һәркемнең дә бер төрле үк диярлек булуын без аңладык, һәм бергәләп чишелеш табып карарга ­тырыштык".
 

“Инициатива һәм карарларны бергәләп башкару, бердәмләшеп эшләү һәрвакытта яхшы нәтиҗә бирә, алга таба да хезмәт куячакбыз”, – дип очрашуга йомгак ясады Рәмис Хатыйп улы, эшкуарлык буенча республика Советы экспертларына үткәрелгән чара өчен рәхмәт белдереп.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев