Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ел уңышлы булсын өчен

Тәтеш районында “Колос” агрофирмасының сортны сынау кишәрлеге базасында һәм кырларында урып-җыю эшләрен, көзге игеннәрне чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм чәчүлекләрне салуны оештыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе булды.

(Тәтеш, 2 июль, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотолары)). Тәтеш районында “Колос” агрофирмасының сортны сынау кишәрлеге базасында һәм кырларында урып-җыю эшләрен, көзге игеннәрне чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм чәчүлекләрне салуны оештыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе булды.

Анда район башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов белән Тәлгать Таһирҗанов, орлыкчылык оешмалары белгечләре, рес­публиканың 8 районыннан авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары, игенчелек һәм механизация буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм агрономнар катнашты.

Рәмис Хатыйп улы килүчеләрне районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырып, районда бөртекле культураларның мәйданы – 45 мең гектарга кадәр, шикәр чөгендеренең 6 меңгә кадәр артуын хәбәр итте. “Аграрийлар урып-җыю эшләренә әзер, техник мөмкинлекләр бар, һәм моңа күпчелек республика булышлыгы ярдәмендә ирешелә”, – диде район башлыгы.

Илдус Габдрахманов район башлыгының чыгышын дәвам итеп, болай диде: “Тәтеш районы игенчелек, үсемлекчелек өлешендә соңгы елларда  республика буенча алдынгылар исәбендә. Нәтиҗәлелеккә һәм югары күрсәткечләргә кискен юнәлеш алдыгыз, һәм бу үсеш дәвам итә. Әлеге сортларны сынау кишәрлегендә төрле сорттагы бөртек­ле культуралар, шикәр чөгендере гиб­ридлары белән яңа сортлар, яңа технологияләр сыналачак. Ул районга чираттагы үсеш әйләнеше бирәчәк”.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашучыларга урып-җыю эшләренең үзенчәлекләре, җирне төп эшкәртү таләп­ләре, көзге чәчүгә орлыклык материал ­сортлары сайлап алу, дымны саклау турындагы мәгълүматларны җиткерделәр.

Катнашучылар семинар барышында “Колос”тагы бөртекле культуралар сорты сынала торган кырларны карадылар, шулай ук хуҗалыктагы яңа югары нәтиҗәлелекле техникаларның эшләвен күрделәр. “Механикалаштыру дәрәҗәсе хуҗалыкның табышлылыгына шактый күләмдә йогынты ясый”, – дип басым ясады Тәлгать Таһирҗанов. 

Аграрийлар партнер компания­ләрнең экспозицияләре һәм аларның туфракны эшкәртү, игенне эшкәртү алымнары белән таныштылар һәм әйдәп баручы җитештерүчеләрдән туфракны ашлау препаратлары тәкъдим ителде.

“Киләсе һәрбер ел безнең өчен тагын да уңышлырак булырга тиеш. Барлык игенчеләрнең бүгенгә төп бурычы – һәрбер аяз көнне файдаланып, урып-җыю эшләрен иң аз югалтуларсыз башкарып чыгу”, – диде Илдус Габдрахманов.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар белдергәнчә, мондый гамәли чаралар бик мөһим һәм зарури: бер мәйданда алгарышлы авыл хуҗалыгы культураларын күрү, сезонлы кыр эшләрен уздыру үзенчәлекләре турында фикер алышу, тармакларны әйдәп баручы экспертларның күрсәтмәләрен ишетү, яңалыклар, заманча агротехникалар турында белүнең бердәнбер мөмкинчелеге бар. 
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев