Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фатирда этме? Язмача ризалык белән генә

Соңгы елларда хуҗасыз хайваннар, аеруча да этләр, проблемасы кискен тора ТР Министрлар ­Кабинетында йорт ­хайваннарын асрау ­буенча эшләнелгән яңа кагыйдәләр, ­аларга җаваплырак карарга ярдәм итәчәк.

(Тәтеш, 27 март, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). Мисалга, коммуналь фатирда яки берничә гаиләне биләп торган торак бинада йорт хайваны асрар алдыннан милекчеләрдән язмача ризалык алырга кирәк булачак. Ә этләрне йөрергә алып чыккан вакытта яки алар бинада булганда хуҗалар эш көннәрендә – 22 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 23 сәгатьтән алып икенче көнне иртәнге  сәгать 6га кадәр тынычлык тәртибен тәэмин итәргә тиеш ­булалар.  

Районның административ-техник инспекциясе начальнигы Максим Гудков безгә йорт хайваннарының хуҗалары тагын нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш булачагы турында сөйләде:

– Яңа кагыйдәләр буенча клеткаларда, будкаларда һәм вольерларда йорт хайваннары өчен минималь урын бер хайванга тиеш булган нормаларны исәпкә алып билгеләнергә тиеш. Эт хуҗаларына, әгәр эт бил­геләнгән территория аркылы мөс­тәкыйль рәвештә чыга алмаса, коймалап алынган үз терри­торияләрендә эт асрау (иректә йөртү, бәйләп кую) рөхсәт ителә. Моның белән беррәттән эт барлыгы турында кисәтү язуы беркетеп куелырга тиеш. Йорт хайваннарын шулай ук күп фатирлы йортларның фатир өлеше булмаган һәм  күп фатирлы йортлардагы бердән артык торак һәм (яисә) торак булмаган бинага хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән биналарда һәм  шундый йортларның өй яны территорияләрендә асрарга ярамый. Фатирларда һәм күп фатирлы йортларның гомуми файдаланудагы биналарында, бакчадагы җир кишәрлекләре һәм гараж кооператив­лары территориясен­дә йорт хайваннары өчен кунакханәләр, вакытлыча асрау пунктлары оештыру тыела.

Эт хуҗаларына юридик яисә физик затлар милкендәге (карамагындагы) биналарда яисә җир кишәрлекләрендә этләрне тоту яисә алар белән йөрү шулай ук аларның ирек­ле рәвештә язылган  язмача ризалыгы белән генә рөхсәт ителә.

Максим Алексеевич әй­тү­енчә, йорт хайваннарын асрау кагыйдәләре белән бергә аларны чыгарып йөртү таләпләре дә эшләнгән. Шулай итеп, этләрне асрау урыныннан чыгарганда хуҗасы аларны борынчак һәм муенчак кидерткән килеш йөртергә тиеш ­булачак. 

Борынчак һәм муенчак булу таләпләре барлык этләргә дә кагылмый. Шулай итеп, 3 айга кадәрге көчекләрне, кечкенә токымлы этләрне (25 сантиметрга кадәргеләрне) һәм баш төзелеше анатомик үзенчәлекле, борынчак кидерү мөмкин булмаган этләрне борынчаксыз йөртергә ярый. Кечкенә токымлы этләр (25 сантиметрга кадәргеләр), 3 айга кадәрге көчекләр белән борынчаксыз урамга чыгу, бары тик аларны кулга күтәреп һәм (яки) махсус җайланмада (читлектә) бул­ган очракта гына йөртеп ­булачак. 

– Яңа кагыйдәләр буенча этләрне контрольдә тота алмаган, шул исәптән алкоголь, наркотик яки башка токсик исереклек халәтендә булган затларга яисә үз-үзен йөртергә сәләтсез дип танылган кешеләргә этләрне урамда тотып йөрү тыела. 14 яшькә җитмәгән балаларга, 3 айга кадәрге көчекләрдән һәм кечкенә токымлы этләрдән (25 сантиметрга кадәрге) тыш, этләрне урамга алып чыгып йөртергә ярамый. Йорт хайваннарын медицина, мәгариф һәм физ­культура-спорт оешмалары территория­ләрендә, кызыну урыннарында һәм башка тер­риторияләрдә йөр­тер­гә ярамый, анда йорт хайваннарын чыгарып йөр­­тү гамәлдәге закон нигезендә тыелган, – ди­гән мәгълүматны хәбәр итте районның админис­тратив-техник инспекция начальнигы. 

Йорт хайваннарын ас­­рау­ның яңа кагый­дәлә­ре 2023 елның 1 сен­тяб­реннән гамәлгә керәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев