Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җирлекләрнең үсешен карадылар

Районда, Келәш авыл җирле­ге базасында, “Авыл тер­ритория­ләрен үстерү, кече һәм урта бизнесны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үс­терү” семинар-киңәшмәсе булды.

(Тәтеш, 19 июль, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотолары)). Районда, Келәш авыл җирле­ге базасында, “Авыл тер­ритория­ләрен үстерү, кече һәм урта бизнесны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үс­терү” семинар-киңәшмәсе булды.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм аның урынбасары Евгений Курков, дәүләт программасын тормышка ашыруда катнашкан авыл җирлекләре башлыклары, район оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре берлегендәге семинарның га­мәли өлешендә Келәш авыл җирлегендәге социаль-мәдәни объектларда, кресть­ян-фермерлык хуҗалыкларында булдылар, агач ярдыру эше белән таныш­тылар. Семинарда катнашучылар келәшлеләр һәм тоншермалыларның үз авылларын чын күңелдән төзекләндерүенә инандылар: юллар яхшы, территорияләр чабылган, түбәләре яңартылган йортлар каршында һәм өйалды бакчаларында аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра, өйләргә газ үткәрелгән. Биредә белем учреждениеләре һәм мәдәният йортлары, медпунктлар, кибетләр, элемтә бүлеге эшли, андагы хезмәткәрләр үзләренә ышанып тапшырылган корылмаларны, аларның кайберләренә берничә уннарча ел, чисталыкта һәм тәртиптә тота, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тырыша.

Тоншерма авылы мәдәният йортында узган чараның пленар өлешендә Келәш җирлеге башлыгы Илдар Халиков (рәсемдә) территория­ләрнең социаль-икътисади үсеше хакында сөйләде. Авылда яшәүчеләр үзләренең йорт хуҗалыклары төрле мал-туарга, кош-кортка бай булыр­га тиеш дип саный, һәм бу сөендерә. Узган елда мөгезле эре терлекләрнең саны 483не тәшкил иткән, ә быел – 495, кош-корт – 2400 һәм 3700, бал кортлары гаиләсе – 186 һәм 211. 
Келәшлеләр эшкуарлык эш­чәнлеге дә алып бара, алар арасында сөт җыючылар да, әзерләүчеләр, йөк ташучылар һәм башкалар бар. Семинарда катнашучылар “А. Г. Шәрәфетдинова”, “Ә. Г. Минневәлиев” хуҗалыкларында, Фәнил Галимовның агач ярдыру цехында булдылар. Әлеге эшкуарлар туган җирдә яшәргә, анда хезмәт куя белергә кирәк, чөнки туган яктан да яхшырак берни юк, диләр.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев авыл җирлекләре башлыкларының шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә,  шулай ук районда авыл хуҗалыгы юнәлешендәге кече һәм урта эшкуарлыкны җәелдерүдә авыл кешеләрен активрак җәлеп итәргә өндәде. Ул шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидия төрендә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде, дәүләт программаларында катнашкан районның авыл җирлекләрен анализлады, Келәш, Байраш, Олы Тормы җирлекләренең алдынгылыкта баруларын әйтте. Байраш, Келәш, Бакыр­чы җирлекләрендә 2016 елдан мөгезле эре терлекләрнең үсеш динамикасы яхшы. Быел субсидияләү буенча документлар чыгымының бер өлешенә дәүләт тарафыннан 7 миллион сумнан артык бирелгән – әлеге акчаны сөт юнәлешендәге мини-ферма төзелешенә, товарлыклы һәм нәселле башмак таналар сатып алуга, авыл хуҗалыгында яшь кош­лар сатып алуга, асрау өчен өч яшьтән арткан бияләр сатып алуга, савым сыерлар һәм бер яшьтән арткан ана кәҗәләр асрауга сарыф итүгә ниятләнә. 

Гражданнарның үзара салым программасы җирлекләрне үстерүне хәл итү өчен иң нәтиҗәлеләрнең берсе булып тора, ул финанслау тәртибе буенча эшли – һәр җыелган сумга республикабыз хөкүмәте дүртне өстәп бирә. Авыл халкы аңарда инде берничә елдан бирле катнаша һәм Евгений Курковның районда үзара салым акчасын үзләштерү турындагы докладында әйтеп үтелгәнчә, әлеге саннар арта. “Район 2014 елдан финанслау исәбе белән тулаем 100 миллион сумнан күбрәк алды”, – дигән мәгълүматны җиткерде Евгений Гаврилович. Әлеге акча юл эшләренә, яшелләндерүгә һәм агачлар кисүгә, урам җайланмалары челтәрен карап тотуга һәм урам яктырткычлары сатып алуга, чишмәләрне, зиратларны төзекләндерүгә, су үткәрү буенча эшләр башкаруга һәм башка мәсьәләләрне хәл итүгә сарыф ителәчәк.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов семинарга нәтиҗә ясап, җыелучыларга авыл җирлекләрен, урта һәм кече бизнесны үстерү буенча үзенең күрсәтмәләрен бирде. “Җирлек башлыкларының һәркайсы бер-берләреннән файдалы тәҗрибә үзләштереп, үзенә: “Якташларымның тормышын ничек итеп яхшыртырга?” – дигән сорауны бирергә тиеш. Өстенлекләрне дөрес итеп кую, җирлек җыелышында куелган бурычларны хәл итү зарур, – диде Рәмис Хатыйп улы. – Эшләү барышында һәрбер сумны исәпләргә, башкарылган эшләрнең сыйфатын җентекләп тикшерер­гә һәм авыл кешеләре алдында хисап тотарга кирәк. Респуб­ликабыз хөкүмәте төрле яклап ярдәм күрсәтә, алар кешеләргә үсү мөмкинлеген бирә, шәһәр һәм авылларның – без яшәгән уртак йортның алга таба үсүе шулай ук һәрбер тәтешленең активлыгына да бәйле”. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X