Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Исерек шоферлар күбәйде

Без район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия рәисе Альберт Гасимов белән юлларны ничек итеп куркынычсыз итү турында сөйләштек.

(Тәтеш, 2 апрель, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова, фото Алена Пантюхина).
 

– Альберт Әсхәтович, дәүләт автоинспекция­сенең күз уңына исерек хәлдәге ­шоферлар еш эләгәме?
– Агымдагы елда шундый 14 хокук бозу теркәлде, узган елның шушы вакытында – 10. Статистика сөендерми.  

– Безнең районда узган елны яки быел исерек шоферлар гаебе белән юл-транспорт һәлакәте ­булдымы?
– Бәхеткә, юк.

– Исерек шоферлар буенча ничә эш судка кадәр барып җитте?
– Исерек хәлдә транспорт йөрт­кән, исерек булган затка транспортын йөртергә биргән өчен 2022 елда 56 эш каралды, агымдагы елның өч аенда – 13. Транспорт йөртүченең исерек­лек халәтенә медицина тикшерүен узу таләпләрен үтәмәгән өчен 2022 елда – 24 эш каралды, агымдагы елның өч аенда – 8. Без мондый суд утырышларын яктыртуны массакүләм мәгълү­мат чараларында бастыруны гамәлгә кертергә ­планлаштырабыз.

– Дәүләт автоинспек­циясенең телеграм-каналында эш ничек бара? 
Ни аяныч, ике елдан артык вакыт эчендә районыбызда яшәүчеләрдән бер хәбәр дә булмады. Исе­гезгә төшерәм, телә­ге булган һәркем безнең райондагы дәүләт автоинс­пек­циясенең телеграм-каналына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм исерек шоферлар турында исемен күр­сәтмичә яза ала. 

– Районда нинди профилактик чаралар үткәрелә?
– Балаларның юл-транс­­порт һәлакәтендә им­­­­гәнүенә, яктылык кайтаргыч әйберләр тагып йөрүенә зур игътибар бү­леп бирелә. Хәзерге вакытта районда “Җәяүле” һәм “Язгы каникуллар” профилактик чаралары уза. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәрдаим “Тоннель” чарасы уздыра, аның кысаларында үтеп-китеп йөргән барлык транспорт тикшерелә, машина салонында балаларны утыртканда эләктереп кую җайланмасын куллану кирәклегенә аерым игътибар бүлеп бирелә. Казанда “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ территориаль идарәсе профилактика бүлегенең Буа бүлеге белгечләре зур эш алып бара, мәгариф учреждениеләрендә ЮИД отрядлары – юл хәрә­кәтенең яшь инспекторлары эшли.  

– Яз җитү белән юл өс­леген ремонтлау мөһим, чөнки аның төзексезлек торышы шулай ук юл-транспорт һәлакәтенә сәбәпче булырга мөмкин. Районыбызда эшләр алып барыламы?
–  Хәзерге вакытта Тәтеш районындагы барлык асфальт юллардагы казылган урыннарны бетерү тормышка ашырыла. 

–  Әңгәмәбез ахырында газета укучыларга ниләр әйтергә теләр идегез?
– Юл хәрәкәтендә кат­на­­шу­чыларның тагын бер кат ис­ләренә төшерәсе килә: юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү – бу дәүләт автоинс­пекторларының көйсезлеге түгел, ә зарурилык. Шуңа күрә аларны үтәүгә битараф булмаска кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев