Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кырларда эш гөрләп бара

Районда күпьеллык үләннәрнең беренче чабымы тәмамланды.

(Тәтеш, 6 июль, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова фотосы). Районда күпьеллык үләннәрнең беренче чабымы тәмамланды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 2 июльгә 8720 тонна печән хәстәрләнгән, шул исәптән 3900 тонна – хуҗалык хайваннары өчен һәм 4820 – шәхси йортларга, сенаж – 24 мең тонна. Бер шартлы малга 11 центнер азык берәмлеге туры килә. 
“Колос”, “Р. Г. Сафиуллова”, “Авангард”, “Агро-Союз”, “Маяк” авыл хуҗалыклары иң күп күләмдә сыйфатлы азык әзерләде. 

Җыю барышы оптималь агротехник вакытларда барган “Колос”, “Авангард”, “Р. Г. Сафиуллова”, “Нива”, “Новая Заря” кырларында үләннең икенче чабымы үсеп килә, аның озынлыгы 30 сантиметрга кадәр тәшкил итә. 

Берничә авыл хуҗалыгы предприятиесе җәйгегә күпьеллык үлән чәчү өчен кыр­ларны әзерли. Хуҗалыклар өлгергәнлек дәрәҗәсендә булган берьеллык үләннәрне җыюга кереште. 

Райондагы барлык механизаторлар көзге иген культураларын чәчүгә туфракны әзерләү белән шөгыльләнә, сидераль пар җирләрендә горчица чәчү өчен сөрү алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X