Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мактаулы исемгә лаек булды

Тәтеш спорт мәктәбе тренеры Сәгыйть Ибраһимов Россия Президенты Владимир Путин кулыннан бүләк алды.

(Тәтеш, 26 май, “Тәтеш таңнары”. Мәдинә Ибәтуллина). Ирекле көрәш буенча танылган тренер “Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Бүләкләү тантанасы Мәс­кәү­дә, Кремль­нең Екатерининский залында узды.

– Бу бүләк – уртак казаныш. Спорт үсешенә зур игътибар күрсәтүче бөтен район җитәкчелегенеке, спортчылар һәм аларның ата-аналары, спорт­ны яратучы тәтешлеләр, һәм, әлбәттә инде, минем укытучылар һәм тренерларныкы. Ватаныбызны тагын да көчлерәк һәм кодрәтлерәк итү өчен бөтен көчләрен куйган махсус операция геройлары, космонавтлар, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре белән бергә әлеге тантанада булуыма мин бик бәхетлемен, – дип сөйли Сәгыйть Габдрәүф улы. – Дәүләт башлыгы Та­тарстанның хөрмәтле дәү­ләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка иле­безнең иң югары бүләген – Изге апос­тол Андрей Первозванный орденын тапшырганда мин горурлык хисләре кичердем. Миңа легендар кеше – Минтимер Шәриповичны шәхсән котлау һәм хәтта аның белән истәлеккә фотога төшү дә насыйп булды.
Сәгыйть Ибраһимов – үз эшенең остасы, шуңа кү­рә безнең районда олимпия спорт төре – ирек­ле кө­рәш үсеш алды. Ирекле кө­рәшчеләрнең Россия, халык­ара һәм дөньякүләм келәмнәрдәге уңышлары аларның тренеры – ирек­ле көрәш буенча СССРның спорт мастеры, ТРның, ә хәзер инде РФның да атказанган физик культура хезмәткәре Сәгыйть Ибраһимов исеме белән бәйле. Аның инициативасы белән берничә ел рәттән Тәтештә бөтенроссия дәрәҗәсендәге зур күләм­ле турнирлар уздырыла. Спорт матди-техник базасы көрәшчеләрне булачак ярышларга әзерләү буенча ел саен рес­публика һәм ­Россия җыеннары үткәрергә мөмкинлек бирә. 

– Без чемпионнар гына түгел, пат­риотлар да тәрбия­либез, – дип саный Сәгыйть Иб­раһимов, – чөнки тренер – ул әле педагог һәм психолог та.

– Теләсә нинди дәрәҗәдәге ярышларда һәрвакыт зур җа­ваплылык тоябыз: без – Тәтеш өчен, без – Татарстан өчен, без – Россия өчен! – диләр аның шәкертләре.

Сәгыйть Ибраһимов күне­гүләр вакытында һәм төрле планлы чаралар барышында яшь спортчылар белән әң­гәмәләр үткәрә, аларга тормыш кыйм­мәтләре, хәрби һәм хезмәт традицияләре, Ватаныбыз тарихы турында сөйли, өлкән буынга хөрмәт белән карарга өйрәтә, туган илләренә карата мәхәббәт тәрбияли. ­Россия Геройлары – Артем Кузин һәм Андрей Соколовскийны тәрбияләүдә аларның тренеры Сәгыйть Ибраһимов та үз өлешен керткән.

Владимир Путин минем кулымны кыс­ты да: “Сезгә геройлар өчен рәхмәт”, – диде, ә мин: “Россиягә хезмәт итәм!” – дип горурланып җавап бирдем, – дип ­уртаклаша Сәгыйть Габдрәүф улы.

фото: kremlin.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: владимир путин

2
X