Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район аграрийлары уңышны җыеп алуга кереште

Үсемлекчелектә эшләүчеләр алдында 44122 гектар бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алу бурычы тора.

(Тәтеш, 6 август, "Тәтеш таңнары").  Үсемлекчелектә эшләүчеләр алдында 44122 гектар бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алу бурычы тора.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгъ­лүматлары буенча, бүгенге көндә 3900 гектар урылган һәм 4600 гектар суктырылган. Барлык хуҗалыклар да урып-җыюга кереште.

Шулай ук горчица урыла. Көзге бодай һәм арпаны суктыру бара.

“Колос”та һәм “Родина”да көзге бодайны урып-җыюны төгәлләделәр, чиратта – арпа.

Терлекләрне уңышлы кышлатып чыгу өчен саламны төргәкләргә тыгызлау буенча эшләр бара. Аграрийлар киләсе ел уңышы турында кайгыртып, көзге игеннәрне чәчүгә туфрак әзерләүне дәвам итә, кырлардагы күпьеллык картайган үләннәрне сөргән тракторлар  гөрелтесе тынмый.

Үсемлекләрне тукландыруны тәэмин итү өчен пар басуларына 12773 тонна органик ашлама чыгарылган, күпьеллык үләннәрнең икенче чабымы бара, бүгенге көндә 2200 гектар чабылган. 1640 гектар мәйданда туфракка төп эшкәртү үткәрелгән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев