Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шимбә, 29 июньдә, “Валда шинясь” Килдештә дусларны җыя!

Мордва мәдәниятенең VI республикакүләм фестиваль программасында:

(Тәтеш, 29 июнь, "Тәтеш таңнары").  
 
Мордва мәдәниятенең VI республикакүләм фестиваль программасында:
8 сәгатьтән – фестивальдә катнашучыларны ­каршылау.

10 сәгатьтән – концерт программасы, шулай ук “Күңелгә якын җырым, яңгыра” дигән җырлы аулак өй; мордва йоласы уеннарын күрсәтү; “Такмак аланы” – уенлы һәм биюле җырлар, шамакайлы такмазалар һәм шаян җыр­лар; “Истәлеккә күрсәтү” – фотомәйданчык; “Тюштян ярминкәсе” – халык һөнәрләре, кәсепләре, сувенир әйберләр күргәзмәсе, мастер-класс­лар үткәрү; “Мордва йорты” – кунакчыл хуҗалар сезне мордва көнкүреше һәм йолалары белән таныштырыр. Балык­чылар станында сез балык каптыра, балык ризыклары әзерләү серләрен һәм аларны авыз итеп карый ­алачаксыз. “Балалар өчен уен мәйданчыклары; “Тюштян уеннары”: спорт ярышлары.

11 сәгатьтә – “Туган йорт учагының кояш нуры астында җылын” дигән театральләштерелгән кереш бүлек. 

Фестивальне бәйрәм итү көнендә, 2019 елның 29 июнендә, мәдәни чаралар үткәрелә торган урынга кадәр илтүче автобуслар маршруты:

1нче маршрут: район мәдәният йорты (8 сәгать 30 минут) – Урюм мәдәният йорты (9 сәгать) – Килдеш мәдәният йорты;

2нче маршрут: Кадыш (медицина пункты) (9 сәгать) – Киртәле урта мәктәбе (9 сәгать 15 минут) – Килдеш авылы.

3нче маршрут: Башчы клубы (8 сәгать 30 минут) – Бессоново мәдәният йорты (9 сәгать) – ­Килдеш; 

Килдеш мәдәният йортыннан кузгалу шул ук маршрутлар буенча 13 сәгать 30 минутта. Барып-кайту бушлай.

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев