Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Солдатларга ярдәм итәләр

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга Тәтеш районында яшәүчеләр, шәһәрдәге оешмалар һәм предприятиеләр дә ярдәм итә.

(Тәтеш, 10 март, “Тәтеш таңнары”).

Район башлыгы Рәмис Сафи­уллов һәм район­ның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җи­тәкчеләре махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә актив рәвештә ярдәм итүне дәвам итәләр. 

Узган атнада Тәтеш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар ихтыяҗына гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясе: термокиемнәр, нос­килар, эчке киемнәр, полиуретанлы аяк киемнәре, термослар, эш бияләйләре, дизель генераторлары һәм башка күп әйберләр җибәрелде. Шулай ук махсус хәрби операция үтү зонасына төрле юлларны уза ала торган ике машина озатылды. 
Район башлыгы Россия хәрби­ләренә ярдәм тапшыруда шәхсән үзе катнашты. 

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга Тәтеш районында яшәүчеләр, шәһәрдәге оешмалар һәм предприятиеләр дә ярдәм итә.  
Шәһәрле Вера Нагуськина белән Игорь Горбунов безнең ир-егетләргә һәм аларның хезмәттәшләренә гуманитар ярдәм җибәрү өчен әйберләр җыюны игълан иттеләр. 

Моңа кушылучыларның фами­лияләрен санап бетерү мөмкин түгел. Шәһәрдәге мәктәп укучылары солдатларга хатлар яздылар, Тәтеш районының кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Илдар Сөләйманов медикаментлар сатып алды, Таттелеком филиалы, авыл хуҗалыгы техникумы, механика заводы, “Башаккай” балалар бакчасы, “Яңа гасыр” яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәге коллективлары, шәһәр башкарма комитеты, ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш районы территориаль бүлеге һәм  ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге хезмәткәрләре ярдәм иттеләр. Шәһәрдә һәм авылларда яшәүчеләр яшелчәләр, өйдә тозланган ашамлыклар, гигиена һәм башка күп әйберләр китерделәр. Мисалга, Олы Шәмәктән Надежда Байгулова җыю пункты оештырылган “Авангард” газетасы редакциясенә берничә тапкыр килде һәм бары тик үзеннән генә түгел, шулай ук 91 яшьлек әнисеннән дә гуманитар ярдәм китерде.       
Казаннан Россиянең атказанган спорт мастеры Светлана Демина якташлары өчен акча тапшырды, җирлектәге хәйрия склады 3 капчык окоп шәме, шулай ук акча тапшырды. Эшкуарлар Рәмзия Рәфыйкова белән Андрей Калашников беренчел кирәкле әйберләр һәм азык-төлекләр сатып алу өчен акча күчерделәр. 

Юрий Нагуськин тарафыннан бирелгән машинада йөкне билге­ләнгән урынга Владимир Нагуськин белән Виктор Сергеев (ярдәм җибәрел­гән частьтә аның ир туганы хезмәт итә) илтеп тапшырды. 

Кыш башында ветераннар хоры волонтерлары махсус хәрби операция үтү зонасына кыш өчен ак төстәге алты яшеренү челтәре җибәрделәр. Яз җиткәч хатын-кызлар ел фасылына һәм җәй өчен туры килерлек челтәрләр әзерләү белән шөгыльләнә башладылар.    

фото: tetushi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев