Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы тәтешлеләрне Туган тел көне белән котлый

26 апрель - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел һәм Туган тел көне.

(Тәтеш, 26 апрель, “Тәтеш таңнары”).  Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов тәтешлеләрне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу һәм Туган тел көне белән котлый:

- 26 апрельдә без ике бәйрәмне билгеләп үтәбез: бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуны һәм Туган тел көнен. Габдулла Тукай исеме татар халкының рухи үсешендә, аның әдәбияты, сәнгате, тулаем мәдәнияте барлыкка килүдә тулы бер чорны күз уңында тота. Туган тел аркылы без дөньяны таныйбыз, Ватанны, якыннарыбызны яратырга өйрәнәбез, аның аркылы иң яшерен фикерләрне һәм хисләрне җиткерәбез. Тел исән чакта, халык исән. Шуңа күрә мин һәркемне дә аны сакларга өндим. Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Сәламәтлек, гаилә иминлеге, шатлык һәм уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев