Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районында язгы чәчү башланды

Агымдагы ел уңышы өчен 17 329 гектар – көзге иген культуралары, 6769,6 гектар күпьеллык үләннәр чәчелде.

(Тәтеш, 14 апрель, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова).

Агымдагы елда 28,3 мең гектар – сабан ашлы­гы культурасы, шул исәптән бөртеккә 1148 гектар кукуруз чәчү планлаштырыла.   
Шикәр чөгендерен чәчү мәйданнары 1422 гектарга киңәйтелгән һәм 7489 гектарны тәшкил итәчәк. Силос­ка 2249 гектар кукуруз, 1517 гектар күпьеллык үлән, 2,5 мең гектар көнбагыш һәм 677 гектар рапс ­чә­челәчәк. 

“Колос” ­агро­фирма­сы механи­затор­лары  берьеллык үләннәр һәм борчак чәчүне тәмамладылар, арпа чәчү бара, шикәр чөгендере чәчүгә керешәләр. “Сод­ружество”да борчак чәчүне төгәлләделәр, арпа чәчү бара, шикәр чөгендере чәчүгә керешәләр, “Р. Г. Сафиуллова” һәм “Ф. М. Җәләлиев” крестьян-фермер хуҗалыклары арпа чәчүне төгәлләү алдында.  

Барлык хуҗалыклар да чәчүлекләр белән тәэмин ителгән, 1204 тонна орлык­лык материал инкруста­цияләнгән. 

Күпьеллык үләннәр һәм  көз­ге иген культураларын тырмалау тәмамланган, туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату 42 875 гектар мәй­данда башкарылган. 

– Ашлама кертү – югары уңыш алуда мөһим фактор. Районның авыл хуҗалыгы предприя­тие­ләре тарафыннан, көзге кер­түне исәпкә алып, бер гектар чәчү җиренә тәэсир итүчән матдәдә 120,4 килограмм минераль ашлама тупланды. “Колос”, “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиеләре, “И. С. Казаков” КФХ туплау буенча алдынгылар булып торалар  – тәэсир итүчән матдәдә 170 килограммнан артык, – дип хәбәр итте районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев. – “Волга” һәм “Ш. И. Хөсәенов” КФХның – 70 килограммнан азрак.    

Районның авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек ида­рәсе белгеч­ләре мәгълү­матлары буенча, язгы чәчүгә барлыгы 300гә якын  трактор, шул исәптән 90 куәтле, 127 тырмалау агрегаты, 32 чәчү комплексы, 20 чәчү агрегаты эшкә җигеләчәк. Тәүлегенә 4,2  мең гектар җирдә эш башкарылганда  язгы сабан ашлыгы культуралар­ын чәчүне 7 тәүлектә тә­мамларга мөмкин. Ши­кәр чөгендерен чәчүдә 24 чө­гендер чәчкеч эшлә­ячәк, шулай итеп, чәчү өчен 6 тәүлек таләп ителәчәк. Иң мөһиме, һава торышы һәм техника сынатмасын, Тәтеш игенчеләре үз ос­талыкларын югары уңыш алу белән күп тапкыр­лар дәлилләделәр инде. 

фотоны Радик Йосыпов тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X