Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тормышны уңайлырак итү, туган якны яхшырту өчен

Нармонка авыл җирлегендәге торак пунктлар төзекләндерелә.

(Тәтеш, 3 август, "Тәтеш таңнары",  Галина Таҗетдинова, Талгать Хакимов фотосы). Нармонка авыл җирлегендәге торак пунктлар төзекләндерелә.

Андагы матур үзгәрешләр турында безгә редакциябез кунагы – авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Хәкимов сөйләде.

Бездә яшәүчеләрнең хезмәт сыйфатын яхшырту өчен, Нармонкада Президент программасы ярдәмендә яңа административ бина төзелеше төгәлләнде, электр челтәрләрен ремонтлыйсы һәм газны кабызасы калды, – дип уртаклашты Тәлгать Алимҗан улы. 

– Авыл кешеләре хәзер барлык мөһим сораулар белән заманча функциональ җиһаз белән баетылган якты зур бинага киләчәк, ә уңайлы стеллажлар белән иркен архивка кирәкле документлар урнаш­тырылачак. 

Бина барлык технология таләп­ләренә туры китереп төзелгән, шуңа күрә начаррак хәрәкәтләнүче кешеләр безгә бернинди проблемасыз килә ала”.
Авыл халкы үзләренең ке­че ватаннарын төзек­ләндерү буенча шимбә өмә­ләренә чыга, үләннәр чабыла, кайгыртучан хуҗалар өйалды бакчаларын­да күз явын алырлык чәчәкләр үс­терә, мәктәп укучылары барлык эшләрдә актив ярдәм итүчеләр булып тора.
“Бездә кешеләр битараф түгел, – дип раслый җирлек башлыгы. – Игелекле эшләргә кешеләрне оештыруда депутатлар актив ярдәм итә. 

Авыл хуҗалыгы предприятиесе җирлегендә озак еллар икътисадчы булып эшләгән киң күңелле Надежда Зотова Нармонкадагы авыл кешеләре белән һәрвакытта тыгыз хезмәттәшлектә тора. 

Кушкуйлылар “Содружество”дан иң шәп тракторчы Виталий Горлановка ышаныч белдереп, үзләренең дөрес сайлауларына һәрвакытта инаналар һәм аның хакында кешеләрне берләштерә белә диләр, алар куелган бурычларны бергәләп хәл итәләр”. Зеленовкалылар Дмитрий Заседателев хакында хөрмәт белән сөйли, аның югыйсә депутатлык мандаты булмаса да, ул шулай ук якташлары өчен чын күңелдән тырыша: “Безнең авылда барысы да диярлек пенсионерлар гомер кичерә, кышын тәрәзәгә күз салсаң әле караңгы, ә иртәнге алтыга кадәр инде юллар кардан чистартылган, бу безнең тракторчының уңганлыгы аркасында”.

Кушкуйның Ленин урамындагы юлны төзү 120 кеше исәпләнгән авылда яшәүчеләр өчен күптән көтелгән вакыйга. “Авылда ФАПка кадәр юл түшәлде. Гражданнар җыенында авыл урамы юлларына үзара салым акчасына вак таш-ком катнашмасы җәю хәл ителгән иде, төзелешне узган елда башладык, 75 метрны төзекләндердек, кешеләр сөенеп бетә алмый”, – ди Тәлгать Хәкимов.

Гражданнарның иминлеге өчен Нармонка һәм Чинчуринога керү юлына видеокүзәтү урнаштырылачак. Кушкуйлылар Ватаныбыз бәйсезлеге өчен көрәшкән якташлары истәлегенә, Җиңү юбилеена обелискны ремонтларга ниятли, аның янәшәсенә брусчатка җәеләчәк, төзелеш материалы инде сатып алынган. 

Чинчуринолылар язгы су юып китә торган 1965 елгы җир күперне һәр елны  ныгыткан. 
Быел подрядчы белән капиталь ремонт ясауга килешү төзегәннәр.

“Хәзер авыл кешеләре шифалы чишмә суы алыр өчен күпер аша курыкмыйча йөрия­чәкләр”, – ди ышаныч белән Тәлгать Алимҗан улы. 

Ул җирлектә, Чинчуринода, Колунецта, Нармонкада скважиналарга лицензияле таләпләрне үтәү кирәклеген өстәде: аларны төзекләндерергә һәм коймалап алырга кирәк булачак. Әлеге эш тендерда катнашу стадиясендә. 

Зеленовкалыларның ки­лә­се елга юлларны төзү буенча планнары зурдан: Кызыл армияче урамындагы юлга вак таш сатып алынган, авылга кадәрге бер чак­рым түземсезләнеп көткән юлны федераль программа буенча төзүгә проект әзер. 

“Авыл кешеләре быел үзара салым акчасын үткән елгыга караганда күбрәк җыйдылар. Димәк, без район һәм респуб­лика ярдәмендә үзебезнең тормышыбызны уңайлырак итә алачакбыз”, – диде Тәлгать Хәкимов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X