Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уллары да диңгезче булырга хыяллана

Барлык флот вәкилләре якшәмбе, 28 июльдә, Хәрби-диңгез флоты ­көнен билгеләп үтү уңаеннан үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә тантаналы ­митингка җыелачак.

(Тәтеш, 28 июль, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина ,фото Измайловнарның). Барлык флот вәкилләре якшәмбе, 28 июльдә, Хәрби-диңгез флоты ­көнен билгеләп үтү уңаеннан үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә тантаналы ­митингка җыелачак.

Чарада флотның йөзгә якын ветераны, запастагы диңгезчеләр һәм райо­ныбызга күптән түгел генә кайт­кан матрослар катнашыр дип ниятләнә. Бәйрәм якынлашыр алдыннан гәҗит хәбәрчеләре Жуково авылында туып, хәзерге вакытта Тәтештә яшәүче, үзенең ике ел гомерен флотка хезмәт итәргә багышлау­чы ир-егет белән аралаштылар.

“Әлеге көннәр турындагы тәэсирләр минем хәтердә мәңгегә уелып калды, – дип уртаклаша Руслан Измайлов. – Армиягә мине 2006 елның 21 ноябрендә чакырдылар. Сайлау мөмкинлеге бар иде: Североморскмы яки Севастопольме. Һәм әлбәттә инде мин бик теләп Кара диңгезгә киттем. 

Беренче булып нәрсә гаҗәпләндерде дисезме: бу температура аермасы булды: туган яктан киткәндә 21 градус суык иде, ә хезмәт урынына – Кара диңгез флотындагы диңгез пехотасы зенит-ракета полкының 81401нче хәрби частенә барып ирешкәндә һава торышы 15 градус җылылык күрсәтте. Шулай итеп, ике ел эчендә кышны күрмәдем дә, хәтта бер бөртек кар да көрәргә туры килмәде. Һәм корабльләр таң калдырды! Алар мин Иделдә күргән теп­лоходлар белән чагыштырып караганда, биек һәм куәтле иде. Бары тик диңгезчеләр телендә генә аңлашыла һәм кулланыла торган сөйләм теле дә баштарак гадәтләнелмәгәнрәк булды. Мисалга, ашханәне камбуз дип йөртәләр, урындыкны – банка, ашамлыкны – баланда”.

Русланга диңгез тормышына җайлашу җиңелләрдән булмый, әмма ныклы физик әзерлек һәм аралашучанлык ярдәм иткән. Даими күнегүләр һәм өйрәнүләр, кырыс тәртип, аның әйтүенчә, кыенлык тудырмаган. Ул яшь сержант мәктәбен тәмамлый, кече сержант исемен ала. Бик яхшы хезмәт иткәне өчен грамоталар белән бүләкләнә. “Ерак түгел башка частьләрдә якташларым хезмәт итүе шатландыр­ды. Без Алексей Голод, Руслан һәм Рафаэль Сәлахетдиновлар белән очраштык. Әле тагын “Рота, йокыдан тор!” дигән телетапшыруга төшү дә күңелдә уелып калды. Мин анда әти-әниемә һәм үземнең танышларыма сәлам җиткердем, – дип искә төшерә матрос. – Кайтыр­га ике көн калганда авылдашым Алексей Кулаженковны очраттым, ул миңа муенга тага торган чылбыр һәм сим-карта бирде, ә мин аңа әйбәт кенә хезмәт итеп кайтуын теләдем. Эстафетаны аңа тапшырган булып чыктым. 

Хәрби-диңгез флоты бәйрәме флотка кагылышы булган һәркем өчен үзенчә кадерле. Без матур гадәт буенча, митингка тулы составта, бөтен гаиләбез белән киләбез. Тельняшкалар инде үтүкләп куелган, Андреев әләме әзерлектә тора. Балалар да әлеге көнне түземсезләнеп көтә. Алты яшьлек Ильвир – диңгезче булырга, ә 8 яшьлек кызыбыз Камилла бары тик диңгездә булу хакында хыяллана. Сүз уңаенда,  минем “дембельлекнең” үзенә бер төрле юбилеенда, 5 еллыгында, без Севастопольгә бәйрәмгә бардык. Мин үземнең частькә кердем. Хис-кичерешләр... Хәзер инде Кырым күпереннән дә үтеп була, шуңа күрә юл аеруча да кыскарак.

Диңгез һәрвакытта йөрәгемдә саклана, моның белән бергә мин армия­дә күп нәрсәләргә өйрәндем, һәм әлеге күнекмәләрнең гадәти тормышта миңа кирәге чыкты. Үзләренең киләчәге һәм армия турында уйлау­чы барлык яшь егетләргә Ватанга хезмәт итүдән дә абруйлырак берни дә була алмый, дип әйтәм!”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X