21 апрель – Җирле үзидарә көне
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә.
(Тәтеш, 21 апрель, «Тәтеш таңнары») «Җирле үзидарә бүгенге көндә районыбызны алга таба үстерүгә, анда яшәүчеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлтелгән күпчелек бурычларны чишүдә, һәм дәүләт программаларын тормышка ашыруда иң мөһим хезмәтләрнең берсе булып тора. Тәтеш районындагы муниципаль хезмәткәрләр командасын югары һөнәри осталыклары, туган җирләренә карата тирән мәхәббәт, аның киләчәге өчен ихластан кызыксынучанлыклары аерып тора. Сезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар телим», – диде Рәмис Хатыйп улы бәйрәм уңаеннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев