22 июньдә Бөек Ватан сугышы башланган көнгә 79 ел тула
1941 елның 22 июне ял көне була һәм шуңа күрә күпләр ял иткән, ләкин Мәскәү вакыты белән көндезге сәгать 12дә илнең барлык диярлек торак пунктларындагы урамнарга, мәйданнарга урнаштырылган репродукторлардан сугыш башлануы турында хөкүмәт хәбәре җиткерелгән.
(Тәтеш, 22 июнь, "Тәтеш таңнары"). “Бу көнне, шулай ук Бөек Җиңү көнендәге кебек, үз гомере бәрабәренә Җиңүне якынайтучыларны һәм Җиңү салютын күрә алмаучыларны хөрмәт белән искә алабыз. Җиңүчеләр, сезнең алда баш иябез! Сезнең белән – йөрәкләребездә чиксез хәтер! Сугыш ветераннары, тыл эшчәннәре, сугыш чоры балалары, районда яшәүчеләргә чын күңелдән тынычлык һәм җитешлек телим”, – диде районда яшәүчеләргә үзенең мөрәҗәгатендә Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.
1941 елның 22 июне ял көне була һәм шуңа күрә күпләр ял иткән, ләкин Мәскәү вакыты белән көндезге сәгать 12дә илнең барлык диярлек торак пунктларындагы урамнарга, мәйданнарга урнаштырылган репродукторлардан сугыш башлануы турында хөкүмәт хәбәре җиткерелгән. Шушы ук көнне 1905 – 1918 елларда туган хәрби бурычлы кешеләргә мобилизация игълан ителгән.
Тәтешле Анастасия Миронова хатирәләреннән: “Сугыш башлангач, без, балалар, бу афәтнең куркынычлылыгын әле аңлап бетермәдек. Ләкин, олыларга карагач, ниндидер коточкыч хәл килеп чыгуын сизендек. Ул чакта без матур табигатьле зур Монастырский авылында яшәдек. Көн кояшлы, язгы кыр эшләрен тәмамлау хөрмәтенә колхозда бәйрәм иде. Егетләр тасмалар белән бизәлгән атларда иртә таңнан авыл урамы буйлап, кешеләрне сый-нигъмәтле табын әзерләнгән елга янындагы яшел киң болынга бергәләп җыелу хакында хәбәр итеп йөрделәр. Патефон пластинкаларыннан марш көе яңгырады. Коточкыч хәбәр килеп ирешкәндә күңел ачуның нәкъ кызган чагы иде. Ә инде икенче көнне ир-егетләрне, туганнарны, күршеләрне – сугышның әле тагын 4 елга сузыласын да белмичә – фронтка озаттылар”.
Безнең райондагы 13 меңгә якын кеше Ватанны сакларга киткән, шуның 8 меңнән күбрәге әйләнеп кайта алмаган...
Ватаныбыз өчен үзен аямаучыларны без тирән хөрмәт белән искә алабыз, һәм әлеге фаҗигале, героик вакытлар турында безгә бүгенгесе көндә сөйли алган кешеләргә тирән ихтирам хисләрен белдерәбез.
1941 елның 22 июне – илебез тарихында иң кыска төн, аның уллары һәм кызларының батырлыгы, әрнү-сагыш белән сугарылган төн.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев