Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Аграрийлар, шоферлар, сатучылар кирәк

Тәтеш районының халык мәшгульлеге үзәге белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 1 апреленә безнең районда эшләүче халыкның исәбе 10 800 кешене тәшкил итә.

(Тәтеш, 17 апрель, “Тәтеш таңнары”). 

– Агымдагы елның 1 апреленә безгә төрле мәсь­әләләр буенча 93 кеше мөрәҗәгать итте, – дип хәбәр итә халык мәшгульлеге үзәге белгечләре. – Эш эзләү­челәр исәбендә – 44 кеше тора, 13 кеше эшкә урнаштырылды. 24 кеше эшсезләр буларак теркәлде, узган елны бу вакытта 51 кеше иде. Теркәлгән эшсезләр күләме дә шулай ук кимеде һәм узган елгы 0,47 процент эшче көчләр исәбеннән 0,22 процентны тәшкил итте.       

2021 ел белән чагыштырганда эшсезләр составында үз теләкләре белән эштән киткән гражданнар исәбе, эштән чыгарылу белән бәйле хезмәттән азат ителгән гражданнар исәбе, пенсия алды яшендәге гражданнар исәбе арткан. Моның белән беррәттән, 2021 ел белән чагыштырганда, эшсезләр составында торган сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле гражданнар исәбе кимегән.    

1 апрельгә эшче көчләргә ихтыяҗ 78 вакансия һәм 90 эш урыны булган. Механизаторлар, тракторчылар, табиблар, машина белән сыер саву операторлары, шоферлар, ветеринария табиблары, терлекчеләр, сатучылар бүгенге көндә иң кирәкле белгечлекләр ­булып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев