Алар безгә тәүлек әйләнәсе ТВ экраннарда тапшыруларны матур һәм ачык итеп карарга ярдәм итә
Тәтеш осталарының зур булмаган коллективы республикабызның барлык көньяк- көнбатыш зонасындагы ТВ-ретрансляторларга уңышлы хезмәт күрсәтә.
(Тәтеш, 14 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Михаил Гордеев). Тәтешнең радиотапшырулар цехы бүгенге көндә Тәтеш, Апас, Яшел Үзән, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Буа һәм Чүпрәле районнарына хезмәт күрсәтә.
Тәтеш осталарының зур булмаган коллективы республикабызның барлык көньяк-
көнбатыш зонасындагы ТВ-ретрансляторларга уңышлы хезмәт күрсәтә.
Районның телетапшырулар цехының тарихы 1966 елдан башлана. Тәтештә 1966 елда ТВ-ретранслятор төзелгән. Тапшыру 1966 елның октябрь азагыннан башланып киткән. Бары тик бер ЦТ-1 программасы гына алып барылган. 1982 елда кирпечтән техник бина төзелгән һәм ике яңа тапшыргыч урнаштырылган. Тәтештә 1991 елда 48,75 метр биеклектәге манара корылган. Тәтеш цехы 1995 елга кадәр бары тик Тәтеш районына гына хезмәт күрсәткән. Тәтеш цехы 1995 елдан бүгенге көнгә кадәр Идел аръягының сигез районына хезмәт күрсәтә. “2013 елда телерадиотапшырулар челтәрен тулысынча яңартып төзекләндердек һәм яңа технологияләргә күчтек. Бүгенге көндә егерме цифрлы канал күрсәтәбез”, – дип сөйли Тәтешнең цех начальнигы Венер Мостаев.
Тәтеш цехында бүгенге көндә 13 кешедән торган искиткеч яхшы коллектив хезмәт куя. “Һәркем үз урынында, безнең барлык хезмәткәрләр бик җаваплылар, аралашучаннар һәм һәр эшкә сәләтлеләр”, – дип дәвам итә Венер Мөхәммәтович.
Тәтеш телерадиотапшырулар цехы коллективы./ФОТОЛАР ВЕНЕР МОСТАЕВ ТАРАФЫННАН ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ
Цехта дистанцион контроль системасы эшли, алар читтән торып төрле киңлекләрне күзәтеп: станцияне сүндерә, кабызып җибәрә яки яңадан тикшереп баралар. Шулай ук үзләренең авария-профилактика төркемнәре бар, аңа шофер һәм ике инженер керә. Алар станцияләргә барлык приборлар һәм эш коралларын алып чыгалар. “Безнең белгечләр тәүлек әйләнәсе эшлиләр һәм штаттан тыш хәлләрдә һәрвакытта тиз арада көйләп тә куялар”, – диде Тәтеш цехы начальнигы Венер Мостаев.
Шундый зур территориядә телерадиотапшырулар объектларына хезмәт күрсәтү, производство йөкләмәләрен уңышлы үтәү, яңа техниканы үзләштерү һәм алдынгы ысулларны киң җәелдерү Тәтеш телерадиотапшырулар цехы коллективының телевизор экраннарындагы күренешләрнең матур һәм ачык күрсәтү сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый, тәтешлеләр әйтүенчә, алар моңардан канәгать.
Аналог төрендәге федераль телеканалларның тапшырулары бер ел элек РФ Хөкүмәте карары белән туктатылды. Шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә дә. Цифрлы телетапшыруларга күчү шәһәр һәм авыл арасындагы “телевидение тигезсезлеген” юкка чыгарды.
Татарстанның цифрлы тапшырулар булмаган 157 торак пунктына Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан зур ярдәм күрсәтелде: Татарстанда 6288 йорт хуҗалыгы спутник телевидение комплекты сатып алды, һәм дәүләт аларга җайланмалар өчен 4,3 миллион сум компенсация ясады.
Ел дәвамында республиканың барлык районнарында волонтерлар төркемнәре булдырылды. Районның телерадиотапшырулар цехы хезмәткәрләре җитәкчелегендәге Тәтеш районы волонтерлары районда яшәүчеләргә, төрле сәбәпләр аркасында мөстәкыйль рәвештә җайлаштыра алмаучыларга, приставкаларын һәм ТВ-приемникларын көйләп бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев