Ана капиталына сертификатны актив рәвештә рәсмиләштерү. Моны ничек эшләргә?
РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова гәҗит укучыларыбызның сорауларына җавап бирә.
(Тәтеш, 18 июнь, "Тәтеш таңнары").
– Сертификатны актив рәвештә рәсмиләштерү нәрсә дигәнне аңлата?
– Бу, бала туганнан соң ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм гаилә сертификатны алу өчен мөрәҗәгать итмичә генә акчаны кулланырга керешә ала, дигәнне аңлата. Мондый мөмкинлек 2020 елның 15 апреленнән барлыкка килде. Моның өчен кирәкле барлык эшләрне пенсия фонды үзе башкара. Хәзерге вакытта райондагы 34 гаилә активлаштыру (гариза бирмичә) тәртибендә сертификат алды инде. Исегезгә төшереп үтик, 2020 елның гыйнварыннан ана капиталының беренче балага суммасы, 2020 елда туучыларга – 466 мең 617 сум һәм 2020 елда туган икенче сабыйга 616 мең 617 сум тәшкил итә.
– Пенсия фондына нинди дә булса өстәмә документлар тапшырырга кирәкме?
– Юк. Ана капиталына хокук бирүче сабый туу турындагы мәгълүмат РПФга гражданлык торышы актлары язмаларының дәүләт реестрыннан килә. Хәзерге вакытта РПФ Идарәсе сертификат рәсмиләштерү өчен ата-аналар һәм балалар турындагы кирәкле документларны ЗАГС мәгълүматлары буенча билгели.
– Сертификат рәсмиләштерелгәнме икәнлеген кайдан һәм ничек белергә була?
– Сертификат рәсмиләштерү турындагы мәгълүматлар пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында ананың шәхси кабинетына җибәрелә. “Мөрәҗәгатьләр тарихы” бүлегенә керергә кирәк һәм “Документлар” папкасында сертификатның рәсмиләштерелүе турындагы мәгълүматны карап була.
– Хәзерге вакытта пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итеп, сертификатның кәгазь төрен алырга мөмкинме?
– Кәгазь төрдәге ана капиталы сертификатын электрон документ рәвешендә, РПФның вазифаи заты тарафыннан имзаланган һәм яхшыртылган квалификацияле электрон имза яисә дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокуклы затларның федераль теркәү кенәгәсеннән язмача төрен пенсия фондының территориаль органында алып була.
Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге гариза тәртибе саклана, чөнки уллыкка (кызлыкка) алу турындагы мәгълүматларны тәрбиягә бала алган ата-аналар үзләре генә тапшыра ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев