Аналарга ярдәм итү – өстенлектә
Татарстанда 2020 елда “Демография” илкүләм проектын тормышка ашыруга 8,7 миллиард сум бүлеп бирелгән.
(Тәтеш, 7 март, “Тәтеш таңнары”). “Демография” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда балалары булган гаиләләргә 2020 елның 1 гыйнварыннан финанс ярдәме белән тәэмин итә торган өстәмә чаралар
эшли башлады.
Түләүләр күләме ничек артачак, һәм балалары булган гаиләләргә нинди өстәмә ярдәм төрләре барлыкка килде?
– Бер җан башына керем ике яшәү минимумыннан ким булган гаиләләр беренче һәм икенче балаларына, элеккечә 1,5 яшькә кадәр түгел, өч яшькә җиткәнчегә кадәр 9 373 сум күләмендә пособия түләве алу хокукына ия.
2018 елның 1 гыйнварыннан бала тудырган (тәрбиягә алган) хатын-кызлар әлеге түләүгә хокуклы, моның өчен РФ гражданлыгы булу, Россия территориясендә даими яшәү, гаиләнең бер җан башына кереме 20 170 сумнан артмау шарт. Бала туган көннән алып алты айдан соңга калмыйча айлык түләү билгеләү өчен мөрәҗәгать иткәндә, ул сабый туган көннән бирелә башлаячак.
Калган очракларда – түләү билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән көннән.
Беренче балага айлык түләүне районда 2020 елның февраленә барлыгы 95 кеше ала.
– Бер кешегә керем яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә, балалар бакчасы өчен өстәмә компенсация алучы булып торучыларга, өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләргә, балалар бакчасына түләгәннән 100 процент компенсация бирелә.
– Керемнәре яшәү минимумыннан ким булган гаиләләрдәге өч яшькә кадәрге сабыйлар өчен елга бер тапкыр даруларга 10 000 сумга электрон сертификат тиешле. Даруларны Тәтеш районындагы бәйге нигезендә сайлап алынган даруханәләрдән сатып алырга мөмкин.
– Биш һәм аннан күбрәк балалары булган аз керемле гаиләләр өчен финанс ярдәме билгеләнә.
– Агымдагы елда авылда яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга, өченче яки аннан соңгы бала тудыручыларга, бер тапкыр йөз мең сум акча түләнәчәк. Элек түләүләр бары тик өченче бала туганда гына бирелә иде. Беренче сабыйга 50 мең сум күләмендә түләү алу шартлары үзгәрмәде: беренче бала туганда ана 25 яшьтән артмаган һәм авыл җирлегендә кимендә өч ел яшәгән булырга тиеш.
– Россиядә “Демография” илкүләм проекты кысаларында ана капиталы программасы тормышка аша, аның күләме инфляция үсү темплары белән индексацияләнә.
РПФның Тәтеш районы Идарәсе мәгълүматлары буенча, узган елны ана капиталына 66 сертификат бирелгән, агымдагы елда – 10.
– Бер җан башына керем яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә 2020 елның 1 гыйнварыннан сабый туган вакытта яңа туган нарасый өчен тартма бирелә. Бүләк җыелмасы бала тудыру йорты тарафыннан аннан чыгарылган көнне тапшырыла. Аны чыгарылган көндә алмаган очракта, гаилә (ата-ана, тәрбиягә алучы) моны сабый туган көннән алып алты айдан да соңга калмыйча яшәү урыны буенча бала тудыру йортыннан барып алырга мөмкин.
Тәтеш районының 39нчы санлы РМЯҮ һәм РПФның Тәтеш районы Идарәсе мәгълүматлары буенча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев