“Авыл кешеләренең ышанычын акларга тырышачакмын”
Монастырский авыл җирлегендә яшәүчеләр финанслау белән бергә агымдагы елда үзара салым акчасын 525 мең сум җыйган.
Тәтеш, 3 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Энҗе Алимова, фото гаҗит фотобанкыннан ). “Авыл кешеләре әлеге акчага Монастырскийда 80 метр юлга вак таш түшәде, без шулай ук җәяүле кичүенә ремонт ясадык”, – дип сөйли күптән түгел генә җирлек башлыгы булып сайланган Андрей Васин (рәсемдә).

– Ә менә Лаптевкада, Баймәт, Ильинскидагы юлларны ремонтлар өчен акча әлегә вак таш һәм ком сатып алырга гына җитте, чөнки үзара салым программасында җирлектә яшәүчеләрнең нибары 70 проценты гына катнашты. Әгәр авыл кешеләре хәл итә икән – ул чакта әлеге эшне киләсе ел азагына кадәр төгәлләячәкбез”.
Андрей Александрович сөйләвеннән шунысы аңлашыла, Монастырский авыл җирлеге кешеләре кул кушырып һәм читтән килгән ярдәмгә генә өметләнеп утырмый. “Үзара салым акчасына җәяүле кичүе ясагач ук, авыл кешеләре Иван Шмагин, Александр Тимарин, Виктор Михайлов, Виталий Кирилин үз көчләре белән култыксалы баскычлар эшләп куярга булдылар, бу яңа кичү аша йөргәндә күтәрелүне җиңеләйтә, – ди җылылык хисләре белән җирлек башлыгы. Авыл активы – педагоглар, медицина, мәдәният йорты хезмәткәрләре территорияне чисталыкта һәм тәртиптә тотарга ярдәм итә”.
Планда – зират коймасын яңарту һәм урам юлларын төзүне дәвам итү. “Тиздән без җирлектә яшәүчеләр белән киләсе елга үзара салым программасында катнашу турындагы уйларны белдерү өчен гомуми җыелышка җыелачакбыз, төзекләндерү буенча киләчәктәге эшләр хакында фикер алышачакбыз. Төпле карарны халык кабул итәчәк. Ә минем өчен һәр кешенең тәкъдимен ишетү әһәмиятле, Людмила Редькина, Геннадий Костягин һәм башкалар һәрвакытта киңәшләре белән булышлык күрсәтә, – ди Андрей Александрович. – Авыл кешеләренә ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт, аларны акларга тырышачакмын”.
Яңа гына эшкә керешкән җирле үзидарә Советы җитәкчесе Андрей Васин халык ярдәмен тоя, авыл җирлегенең киләчәгенә күтәренке рухта карый, ул җирлекне үстерүгә юнәлдерелгән бурычларны ышанычлы итеп билгели, аның әйтүенчә, аларның бер өлешен башкаруда үзара салым программасында катнашу ярдәм итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев