Авыл тарихына сакчыл карыйлар
Келәш мәдәният йортының “Хәтирә” фольклор коллективы “Иске Казан түгәрәк уены” республика фестивале лауреаты Дипломына ия булды.
(Тәтеш, 30 август, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина әңгәмәсе, фотоны Гөлчәчәк Галимова тәкъдим итте). Оештыручылар, фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар Тәтеш районы вәкилләренең осталыгын, талантын лаеклы бәяләде.
“Без беренче тапкыр республикабызның мәдәни тормышындагы шундый әһәмиятле чарада катнашу бәхетенә ирештек. Казанда узган фестиваль зур һәм җитди әзерлек таләп итте. Тәтеш районының “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы бүлеге җитәкчесе Рима Сафиуллова авыл үзешчәннәренең 14 артистына бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте. Рима Гомәр кызы булышлыгыннан башка барып та булмас иде, – дип уртаклашты “Хәтирә” ансамбле җитәкчесе Гөлчәчәк Галимова. – Келәшләр үз авылларының тарихына игътибарлы һәм сакчыл карый, шуңа да, безнең тарафтан күрсәтелгән май аенда үләннәр җыю хакындагы “Май уны” дигән йола һәркемне хозурландырырлык итеп яктыртылды, дип уйлыйм. Өстәвенә без һәр елны матур гадәт буенча 10 майда барлык гаиләләребез белән болыннан шифалы үләннәр җыябыз. Нәкъ тә менә шушы көнне алар могҗизага тиң көчкә ия һәм нәтиҗәдә аны саклыйлар, дип санала. Безнең тарафтан күрелгәннәрне сүз белән генә аңлатып бирә торган түгел, фестиваль программасы бик бай эчтәлекле иде. Без Татарстанда яшәүче татарларның төрле этнографик төркемнәренең кызыклы чыгышларын күрдек. Һәрбер коллектив матур тәкъдим итүләр күрсәтте. Яңа танышларыбыз барлыкка килде – безнең барыбызны да үзебезнең йолаларга, татарның мәдәни гореф-гадәтенә булган мәхәббәт берләштерә. Гаять күп көч-кодрәт һәм иҗади рух алып кайттык. Безнең коллектив та борынгы йолалар белән фестивальне оештыручыларны тагын-тагын да күрә алыр әле дигән өметтә калабыз. Чөнки Келәш авылында халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына бәһаләп бетергесез хәзинәдәй, игътибарлы һәм сакчыл карыйлар”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев