“Авылларда үзара салым программасы бик мөһим”
Территориясе зур һәм кешеләр саны күп булган Урюм авыл җирлеге (аның составына Урюм, Пролей-Каша, Богдашкино, Кашка, Ивановка торак пунктлары керә) башлыгы Николай Краснов белән әңгәмәбез шундый сүзләрдән башланып китте.
(Тәтеш, 26 октябрь, "Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова, фото автора). “Безнең җирлектә быел гражданнарның үзара салым программасында авыл кешеләренең 65 проценты катнашты, иң активлары – Кашка һәм Богдашкинода яшәүчеләр, әлеге авылларда 100 һәм 95 процент әлбәттә, – дип сөйли авыл җирлеге башлыгы. – Без 246,5 мең сум җыйдык, республикабыз бер сумга дүрт итеп финанслап акча өстәде, шулай итеп безнең саллы сумма тәшкил итте”. Әлеге акча кешеләрнең гомуми җыелышта карар ителүе нигезендә төзекләндерү буенча берничә мәсьәләне хәл ителүгә юнәлтеләчәк.

“Урюмда без үзара салым акчасына җәмәгатьчелек иминлеген көчәйтү өчен видеокүзәтү системасы урнаштырдык, Богдашкинода – һәлак булган сугышчы-якташлар обелискын коймалап алдык, 2017 елда ук инде Пролей-Кашада һәм Богдашкинода зиратны әйләндереп ала башлаган эшне төгәлләдек, хәзер барлык торак пунктларда зиратлар тулысынча коймалап алынган, – дип дәвам итә Николай Михайлович. – Урам юлларын төзү буенча да без зур эшләр башкардык. Урюмда 82 метр юлга вак таш түшәлде, Богдашкинода – 58 метрга, Пролей-Кашада – 50 метрга, Ивановкада – 21 метрга, Кашкада – 32. Шулай ук Урюмда, Богдашкинода һәм Пролей-Кашада өч кое ясалды, хәзер аларны төзекләндерү белән шөгыльләнәбез”.

Урюм җирлегендә актив тормыш карашлы кешеләр яши, алар районда үзләренең эш сөючәнлекләре, туган җирләрен яратулары, талантлары белән танылу алган – биредә тырыш игенчеләр, кул эшләре осталары, белемле укытучылар, инициативалы умартачылар, спортчылар, җырчылар һәм артистлар гомер кичерә, ә “Умарина” ансамбле бөтен районның йөз таныкламасы булып тора. Җирлек башлыгы әйтүенчә, ул үз эшендә авыл активына – укытучылар, мәдәният, мәктәп, китапханә, медпункт хезмәткәрләренә нык таяна. Җирлек Советы секретаре Валентина Кудашова – Николай Михайловичның уң кулы.
“Эш бара, ләкин проблемалар һәрвакытта күзәтелә, яшәеш шундый, – дип уртаклаша Николай Краснов. – Авыл кешеләренең дәгъва белдергән чаклары да була, аларга ярдәм итәргә тырышам, чөнки бу минем бурычым. Рәхмәт әйткәндә, аеруча да сөендерә”.
Җирлек башлыгы билгеләп үткәнчә, кешеләр мөрәҗәгатен чишкән вакытта җирлектәге игенчеләр бәяләп бетергесез бушлай булышлык күрсәтә. “Җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе авыл территорияләрен төзекләндергәндә мөһим этәргеч ясый, – дип уртаклаша Николай Михайлорвич. – Менә безнең авыл җирлегендә урамнарны кардан чистарту проблема булып тора – кешеләр әлеге мәсьәләне еш күтәрә, һәм бу гадел дә. Борчулы күренешне хәл итүдә аграрийлар: Урюмда – фермерлар Сергей Казаков, Александр Килганов, Валерий Христофоров булыша; Пролей-Кашада кышын “Нива” җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм фермер Петр Леденейкин ярдәмгә килә. Ни аяныч, Кашка, Ивановка, Богдашкинода халык өчен андый булышучылар юк, шәхси транспорты булучыларны ялларга туры килә”.
Алдагы планнары турында сорагач, Николай Краснов юлларны ремонтлауны һәм Урюм авыл җирлегенең һәрбер торак пунктындагы һәр урамга кое ясауны дәвам итәсе иде, дип җавап бирде.
“Үзара салым программасы күп кенә планнарны тормышка ашырырга ярдәм итә ала. Тиздән халык белән бергә җыелачакбыз һәм хәл итәчәкбез, – диде җирлек башлыгы. – Төпле карар кешеләрнең үзләреннән – якташларымнан тора”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев