Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балаларга – бары тик укырга!

Тәтештәге кадет мәктәп-­интернаты яңа уку елында укучыларны матур күренеш­ләре белән ­каршылады.

(Тәтеш, 18 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина, автор фотосы).  Мәктәп шулхәтле гүзәлләнгән ки, бер кадет та аның диварларын танымаган. “Уку учреждениесе күптәннән җитди яңартып төзекләндерүне таләп итте. Һәм менә быел республиканың Президент программасы ярдәмендә мәктәпнең ике бинасында: шәһәрдә һәм Питомник­та капиталь ремонт ясалды. Эшләргә 40 миллион сумга якын бүлеп бирелде, – дип сөйли журналистларга мәктәп ди­ректоры Вил Нуруллин. – Капиталь ремонт барышы район башлыгы Рәмис Сафиуллов күзәтүе астында барды, ул аерым контрольдә тотты. Рәмис Хатыйп улы эшләрнең сыйфатын шәхсән үзе тикшереп торды”. 

Мәктәпне бизәү өстендә төзүчеләр ике ай ярымга якын хезмәт куя. Уку йорты 1 сентябрьгә балаларны каршыларга әзер булсын дип тырышалар. Шул кыска гына вакыт эчендә төптән үзгәреш­ләр бар нәрсәгә дә кагылган. Беренче эш итеп түбәне, идәннәрне, җылыту һәм су белән тәэмин итү сис­темасын алыштырганнар. Керү юлындагы ишекләр алыштырылган. Пластик тәрәзәләр, яңа ишекләр куелган, хәтта баскычларда яңа култыксалар ремонтланган. Түшәмнәр яңарган – хәзер диодлы яктырткычларның яктылыгы кояш белән көндәшлек итә. Уку корпусында – өч сыйныф, шәһәрдә ике яңа кубрик, ягъни йокы бүлмәсе өстәлгән. Кадет мәктәбендә укучы 145 курсанттан 75е интернат шартларында яшәячәк. Яңа уку елында 40 бала кадет сафларына басарга теләк белдерүен билгеләп үтик.

Күпләр Тәтешкә белем алыр өчен Казаннан, күрше районнардан, Ульян һәм Ульян өлкәсеннән, Чуашиядән килгән. Кирәкле җиһазлар, караватлар, тумбочкалар сатып алынган, челтәрләр, пәрдәләр тегелгән. Йокы бүлмәләрендә бик уңайлы. Ашханәгә дә матурлык өстәлгән, анда көнгә 5 тапкыр тукландыралар, кадетлар үзләре әйтүенчә, туклыклы ризыклар белән. Спортзалны да бөтенләй яңача итеп ясаганнар, анда бөтен коллективны сөендереп яңа инвентарь, швед стенкасы барлыкка килгән. “Мондый спортзал бер генә мәктәптә дә юк! – дип ассызык­лый директор горурлык белән. – Безнең мәктәп янгын куркынычсызлыгы ягыннан да үрнәк күрсәткеч булды. Белем учреждениесендә барлыкка килгән тышкы үзгәрешләр аркылы укучыларның да зиһене үзгәрә. Биредә һәрвакытта һәр җирдә тәртип булыр дип өметләнәбез”.

Мәктәп җитәкчелеге планында әле тагын шулай ук – бинаның тышкы ягын ремонтлау, хәрби парадларга мәйдан ясау, чикләү коймасы урнаштыру.

Төзүчеләр намуслы итеп эш­ләгән. Мастер Эдуард Хальковка район башлыгы Рәмис Сафиуллов ремонт эшләренең югары дәрәҗәдә башкарылуын билгеләп үтеп, Рәхмәт игълан иткән. Төзелеш фирмасы үзе дә кадет мәктәбен төзекләндерүгә үз өлешен керткән – бүләккә ике бинаның да керү юлына брусчатка түшәгән.
Ата-аналар һәм укучылар яңартылган мәктәпкә килгәч, гаҗәпкә кала: алар өчен яхшы һәм уңайлы шартлар булдырылган – бу бик мөһим. 

Балаларга – бары тик укыр­га гына!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев