Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Барысы да план буенча бара, бары тик эш алымы гына гадәттәгечә түгел...

Балалар сәнгать мәктәбе – иҗади тормыш кайнап торган урын. Коронавирус пандемиясе вакытында да биредә белем бирү эшчәнлеге дәвам итә, бары тик дистанцион тәртиптә.

(Тәтеш, 16 май, "Тәтеш таңнары").  Балалар сәнгать мәктәбенең хәзер ничек яшәве һәм эшләве турында без мәктәп директоры Екатерина Баландинадан белдек.

“Балалар сәнгать мәктәбендә 6 апрельдән төрле хезмәтләрне һәм Интернет челтәрләре платформасын файдаланып, көндәлек тәртип нигезендә аерым һәм төркемләп дәресләр уздыру буенча читтән торып уку үткәрелә. Дәресләрнең төре: видео\аудио-дәресләр, онлайн-дәресләр, чат-дәресләр; алга таба  мөстәкыйль рәвештә башкару өчен – контроль эшләр һәм башкаларга биремнәр. ТР Мәдәният министрлыгының методик күрсәтмәләре ни­гезендә,  документлар һәм инструкцияләр, читтән торып уку буенча мәгълүматлар, шулай ук мәктәпнең рәсми сайтына урнаштырыр өчен  коронавирус инфекция­сен профилактикалау буенча белешмәләр бирелде, – дип хәбәр итте Екатерина Юрьевна. – Видеоконференция тәртибендә 15 апрельдә “Балалар сәнгать мәктәбендә электрон уку һәм дистанцион технологияләрнең мөмкинлекләре һәм проблемалары” темасы буенча дистанцион укуны камилләштерү буенча педагогия киңәшмәсе узды. 

Музыка һәм сәнгать бүлекләре укытучылары атна саен бер атналык башкарган эш­ләре, шулай ук ­укучылар өчен биремнәр ­турында, укучыларның иҗади ­эш­­ләр­е­­нең фотосурәтләре, файдаланылган серверлар һәм ресурслар, аудио һәм видеоязмалар, дәресләрнең скриншотлары белән отчет тапшыралар, алар аннары безнең сайтка ­урнаштырыла”.

Музыка һәм сәнгать бүлек­ләре чыгарылышлары хә­зер­­ге вакытта йомгаклау аттес­тациясенә, уку елын тәмамлауга әзерләнә. Педагог хәбәр ит­кәнчә, алда әле видеоконференция рәвешендә “Музыка әдәбияты” фәне буенча музыка бүлеге чыгарылышларының проектларын яклау, сәнгать бүлеге чыгарылышларының проектларын яклау, “Сольфеджио” һәм “Музыка уен коралы” фәннәре буенча имтиханнар тапшыру тора. Аның барышын аттестацияләү комиссия­се күзәтеп торачак, онлайн тәртибендәге чыгышларның нәтиҗәләре буенча фикер алышуда катнашачак.

“Гадәти булмаганча укыту һәм өйрәтү, Интернетның тизлеге белән бәйле кайбер техник проб­лемалар булуга да карамастан, педагогия коллективы үзенең төп максатын үтәүне: үсеп килүче буынны сәнгать-эстетик иҗат чаралары белән тәрбияләү һәм укытуны дәвам итә”, – диде Екатерина ­Баландина.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев