Белгеч коронавируска каршы прививка беренче чиратта ясалачак кешеләр исемлеген әйтте
Ул билгеләп үткәнчә, хроник аутоиммун авырулардан интеккән кешеләргә вакцина килешмәскә мөмкин.
(Тәтеш, 20 июль, "Тәтеш таңнары"). Н.Ф.Гамалея исемендәге илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына каршы прививканы халыкның кайсы төркеменә беренче чиратта билгеләячәкләрен әйтте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Гинцбург фикеренчә, халык тыгыз урнашкан урыннарда вакцинация үткәрергә кирәк.
«Әлеге мәсьәләне Сәламәтлек саклау министрлыгы хәл итәргә тиеш. Минем фикеремчә, беренче чиратта, укытучыларга, аннары пенсионерларга һәм мөмкинлеккә карап зур төзелеш, казарма һәм тулай тораклардагы барлык оешкан коллективларга прививка ясарга кирәк», - диде эпидемиолог.
Ул билгеләп үткәнчә, хроник аутоиммун авырулардан интеккән кешеләргә вакцина килешмәскә мөмкин.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/19-07-2020/belgech-koronaviruska-karshy-privivka-berenche-chiratta-yasalachak-keshel-r-isemlegen-ytte-5757673
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев