Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Бердәм эшлиләр

“Колос” агрофирма”сы ҖЧҖ – уңышлы үсә баручы хуҗалык.

(Тәтеш, 27 август, «Тәтеш таңнары», Галина ТАҖЕТДИНОВА, автор фотосы). Узган атнада районыбыз буенча маршрутыбыз аның аша үтте. Авыл хуҗалыгы предприя­тиесенең админист­ратив бинасы янына тукталгач, без район алдынгыларының бүгенге көндә ничек яшәүләрен белергә булдык. Сыйфатлы итеп эшләнгән, күп ишек­ле, идәннәргә келәм җәелгән заманча бина эшлек­ле офис­ны хәтерләтә, һәм шунда ук күңелгә “кайгыртучан куллар һәм хатын-кызларның хуҗалыкчыл җылы карашлары һәр җирдә кирәк” дигән сүзләр искә төшә. Өстәлләр, кәнәфиләр, диваннар, портьер һәм челтәрләрне зәвыклы итеп бары тик хатын-кыз гына шулай килештереп куя ала. 

“Колос” агрофирмасы районның әйдәп баручы авыл хуҗалыгы предприятиесе икәнлеге билгеле, ул рес­публикада уңдырышлылык буенча алдынгылар бишлегенә тотрыклы рәвештә керә, шулай да хуҗалыкның кабул итү урынындагы ике стенаны биләп торган мактау грамоталары, рәхмәтләр, төрле дәрәҗәдәге дипломнар төрендәге уңышларын күреп, без дә  якташларның казаныш­лары өчен горурланабыз. Игенчеләр өчен җиңелләрдән булмаган әлеге көйсез һава торышы шартларында алар үзләренең тырышлык­ларын расладылар – көзге бодайның уңдырышлылыгы бер гектардан 41 центнер тәшкил итә.

Иң мөһим байлык – кешеләр
Безне ягымлы елмаеп үз бүлмәсенә чакырган “Колос” агрофирма”сы ҖЧҖ директоры Рима Сафиулловадан үсемлекчелек буенча югары күрсәткечләргә тотрыклы рәвештә ничек ирешүләре турында кызыксындык. Әңгәмәдә шулай ук аның урынбасары Ранис Мәүлиханов та катнашты, Рима Гомәр кызы аны актив, перспективалы белгеч буларак тасвирлады. Ранис Фәрит улы терлекчелекне дә, үсемлекчелек эшчәнлеген дә тирәнтен белә. Моңа мәктәп елларыннан ук килгән  авыл хуҗалыгына булган кызыксыну гына түгел, шулай ук еллар буена сузылган белем үзләштерү дә йогынты ясаган: яшь егет СПТУдан соң ветеринария институтына укырга керә, аннары аспирантураны тәмамлый, 27 яшендә кандидатлык диссертациясе яклый, сүз уңаеннан, Иоково дуңгызчылык фермасы моның өчен гамәли база буларак хезмәт итә. Фәнни эш аның өчен кызыклы була һәм шулай да ул җирдә хезмәт куюны өстенлекле дип саный. “Тулы кыйммәтле ашламалар кертү, үсемлекләрне сак­лау буенча үз вакытында комп­лекслы чаралар үткәрү игеннәрдән ях­шы уңыш алу өчен быел төп булышлык булды, чәчүлек материалга аерым игътибар бүлеп бирәбез, ул җентекле сайлап алу һәм анализ үтә, сорт яңарту белән шөгыльләнәбез, орлыклар элиталы сортлы, күчә баручы фонд белән йөз процент чәчәбез”, – дип сөйләде Ранис Фәрит улы.

Орлыкчылык эшчәнлеге өлкәсендә “Колос”та планлаштырылган максатка юнәлтелгән эшләр бара. Быел хуҗалыкның тәҗрибә кишәрлекләрендә 300гә якын авыл хуҗалыгы культурасы урын алган, алар артыннан җентек­ле тәрбия алып барыла, иң яхшы күрсәткечле сорт­лар җирле игенчелектә бик теләп  кулланылачак. Мәскәү фәнни-тикшеренү институтының “Немчиновка” авыл хуҗалыгы белән партнерлык хезмәттәшлеге инде үз җимешләрен биргән: биредә алынган кайбер культуралар сертификация узган һәм орлыклар киләсе елга сатуга чыгачак. Югары җитештерүчәнлек­ле уңайлы техника сатып алуны да, җитештерү процессларын автоматлаштыруны да, көнкүреш проблемаларын да кертеп, җитәкчелек эшчәннәрнең хезмәте өчен яхшы шартлар тудыруга зур игътибар бүлеп бирә. “Кешеләр яхшы шартларда эшләргә тиеш, ул нинди урында гына булса да – кабинетта, фермада яки кыр­да булсынмы, – ди Рима Гомәр кызы. – Хәзерге вакытта машина-трактор паркындагы биналарның берсендә душ кабиналарын җыю, ремонт бара”.

Бердәмлектә – көч
Җитәкче хуҗалык үсешендә иң кыйм­мәтлесе нәкъ тә менә кешеләр дип саный, югары күрсәткечләр артында үз эшләрен яратып башкаручы авыл кешеләренең җавап­лылыгы һәм осталыгы белән башкарылган киеренке хезмәт тора. Һәм мондый мөнәсәбәтләр хезмәткәрләрне бик кызыксындыр­а, җитештерүдә бу тулысынча тырышып эшләргә этәргеч бирә.
Зур бердәм коллективта өлкән буын кешеләренең дә, яшьләрнең дә тату хезмәт куюларын билгеләп үтәргә кирәк. Мәсхүдә Йосыпова, Тәнзилә Котлемәтова, Камәрия Исхакова  – тәҗрибәле финанс белгечләре, алар бергәләп озак еллар буе эшлиләр.

“Яңа эшне башлау һәрвакытта читенрәк, – диләр хатын-кызлар. – Әмма Рима Гомәр кызы бухгалтерия коллективын оптималь срокта туплый һәм һәркемне нәтиҗәле эшләргә мобилизацияли алды. Узган еллар эчендә без җитәкчелек белән берлектә барлык коллективның ярдәмен тоеп, шатлыкларны да, кайгыларны да уртаклашып, тату бер гаиләгә әйләндек”.

Хезмәттәшләре – терлекчелек буенча бухгалтер Алинә Йосыпованың эш стажы нибары ике генә ел, ул Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң производстводан аерылмыйча югары уку йортында белем алуын дәвам итә. “Ошый, – дип уртак­лашты Алинә. – Саннар бер дә ялыктырмый, фермага килгәч, сөт һәм үсә торган бозауларны күргәч, алар җанланалар, үсеш тә, артым да шушында”.
Килдештән Сергей Исаев әлеге коллективта шулай ук ике елдан бирле бер үк вакытта икътисадчы да, бухгалтер да, кассир да булып хезмәт куя. Ул тәҗрибәле остазларының игелеклелеген билгеләп үтә һәм алар хакында хөрмәт белән сөйли: “Ныгыган мәктәп һәрвакытта киңәш бирәчәк һәм ярдәм итәчәк”. Әлеге сүзләр җитәкче урынбасары, район авыл хуҗалыгында күптәннән эшләүче һәм “Колос”ның үсеше өчен шактый көч куючы Радик Йосыповка да кагыла. Биредә хезмәт гаиләләре,  мәсәлән, Жуководан Шәйдулловлар кебекләр дә, хуплана. Гаилә башлыгы Наил – транспорт иярли, хатыны Галина – секретарь, уллары Альберт – механизатор. Яшь егетнең инде берничә Мактау грамотасы һәм Рәхмәтләре, шулай ук “Хезмәт кешесен данлыйбыз” республика бәйгесендә җиңүгә ирешкән уңышы да бар. Ул туган якны җир йөзендә иң яхшы урын дип саный һәм аны беркайчан дә шәһәргә алыштырмаячак.
 
“Ак калфак”
Предприятие җитәкчесе иҗтимагый эш тә алып бара – Рима Гомәр кызы Тәтеш районында “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасына җитәкчелек итә. Районның актив хатын-кызларының эшчәнлеге милли тормыш-көнкүрешне саклау­га, гореф-гадәтләр, йолаларны торгызуга, күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән. “Рима Гомәр кызы башлангычы астында районның барлык татар авылларында “Ак калфак” бүлекләре булдырылды, без социаль-икътисади процессларда хатын-кызларның ролен үстерү буенча эшләр оештырырга тырышабыз. Бөтенроссия конференцияләрендә Рима Гомәр кызыннан тәҗрибә алмашуын үтенәләр – бу безнең өчен югары бәя”, – ди районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова.
Рима Сафиуллова иҗтимагый оешманы нәтиҗәле оештыруга зур шәхси өлеш керткәне өчен 2017 елда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
 

Күңел дә сөенә
Ел әйләнәсе эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиесе ашханәсенә күптән түгел шулай ук ремонт ясалган, хәзерге вакытта туклану блогына алып бара торган иске баскыч урынына яңасы, якты кафель белән тышланган капиталь баскычлар урнаш­тырылган. 

“Шартлар искиткеч, – диләр аш пешерүчеләр Людмила Андрианова (рәсемдә), Наилә Әбелханова һәм аларның ярдәмчесе Гөлгенә Сәйфетдинова. – Рима Гомәр кызы барлык нечкәлекләрне кайгыртып эш йөртә – техник җиһазлардан алып ашханә приборларына кадәр. Без югары класслы белгечләрдән тәҗрибә алу өчен хәтта шәһәр рестораннарына да бардык. Шулай булгач безнең кухня бер генә дә кимчелекле түгел, хәтта яхшырак та әле дип әйтә алам. Азык-төлекнең сыйфаты һәм яңа җитештерелгәнлеге – аерым контрольдә, шулай ук кичәге ризык­лар да бүгенге өстәлгә чыгарылмый. Эшебез үзебезгә ошый, тукланучылар канәгать калсын дип тырышабыз”.

Бу хакта без кичке ашка килгән төзелеш бригадасындагы ир-егетләрдән сорашырга булдык. “Биредә барысы да өйдәге сыман, аш пешерүчеләр бик тәмле әзерлиләр, – диделәр алар канәгатьлекләрен белдереп. – Тефтелиләр, голубцылар, аеруча да пилмәннәр, ит мулдан, порцияләрнең күп булуы да әһәмият­ле, ашказаны гына түгел, шулай ук күңел дә сөенә”.

Янәшәдә булучылар турында
“Кешеләрнең матди һәм рухи ярдәмне тоеп, бездә теләк белән намуслы эшләүләре шатландыра, кадрлар белән кытлык юк. Аграр уку йорты студентлары производство практикасын нәкъ тә менә бездә үтәргә омтылалар, өйрәнер нәрсәләр бар дип саныйлар. Үзара аңлашу, ышаныч һәм ышанычлылык янәшәдә булган һәркемне теләсә нинди эштә дә уңыш белән тәэмин итә”, – ди “Колос”ның инициативалы җитәкчесе Рима Сафиуллова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев