Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Беренчеләр хәрәкәте” яшьләрне берләштерә

Тәтеш районына ТР Рәисе ярдәмчесе, “Беренчеләр хәрәкәте” төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов килде

(Тәтеш, 18 апрель, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). Тимур Сөләйманов Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, педагоглар, мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашты.

“Беренчеләр хәрәкәте” төбәк бүлеге җитәкчесе өстәмә белем бирү үзәгендә яшь­ләр белән аралашканда, яңа бер­ләш­мәнең эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләде. 

Тимур Җәүдәт улы яшүсмер­ләр белән аралашканнан соң, мәктәп директорлары, яшьләр сәясәте һәм спорт учреж­дение­ләре вәкилләре белән очрашты. Аның барышында “Беренчеләр хәрәкәте” төбәк бүлегенең беренчел бүлекләренең үсеш мәсьәләләре хакында фикер алышынды. 

Белем бирү учреждениеләре җи­тәк­челәрен кече комплектлы мәк­тәпләрдә эшләрнең ничек төзелә­чәге, балалар бакчаларында хәрәкәт эшчәнлегенең ничек оештырылачагы кызыксындырды. 

–  “Беренчеләр хәрәкәте” – күп яктан пионериягә охшаш берләшмә. Аңарга яшь армиячеләр, “Мөстәкыйль балалар”, “Татарстан варислары берлеге”, ЮЯИ һәм башка яшь­ләр бер­ләшмәләре керә, – дип билге­ләп үтте өстәмә белем бирү үзәге­нең өлкән сыйныфлар һәм балалар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге методисты Елена Кузнецова. – Районда әлегә беренчел оешмалар төзелмәгән, моны мәктәп базаларында уку елы азагына эшләү планлаштырыла, шулай да безнең балалар инде хәрәкәт сайтына теркәләләр. Аның беренчел оешмалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дә булдырылачак. Тәтештә “Әкият” балалар бакчасы пилот проекты булачак, әмма бу бер елдан да иртәрәк барлыкка килмәячәк.  

 “Беренчеләр хәрәкәте” 2022 елның 18 декабрендә ил хакимияте башлангычы белән балаларны һәм яшүсмерләрне тәрбияләү, аларның ялын оештыру һәм “традицион Россия рухи һәм әхлакый максатлары нигезендә” дөньяга карашын ­формалаштыру өчен оештырылган. 

ФОТОНЫ ТӘТЕШ ТАТАР УРТА МӘКТӘБЕ ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев