Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Бергәләп күбрәк булдырабыз

“Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чик­ле кешеләр өчен башкаларның кайгыртуын, игъ­тибарын тою бик мөһим”, – дип раслый район инвалид­лар җәм­гыяте рәисе Нина ­Ха­ликова.

(Тәтеш,  28 декабрь, Тәтеш таңнары, Галина ТАҖЕТДИНОВА, автор фотосы). Гәҗиттә без инвалид­лар ункөнлеге кысаларында район күләмендә узган чаралар ту­рында язган идек инде, аларның барысы да сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре  чик­ле кешеләрнең, үз проб­лемалары белән йөзгә-йөз очрашып, эч­­лә­ренә бикләнми­чә, ­җә­­м­­­гы­ятьтә уңышлы яра­­шуларына юнәл­де­рел­­гән.

“Без сәламәтлекләре бу­енча мөмкинлекләре чикле кешеләргә нинди дә булса мәсьәләләрне хәл итәргә, спорт һәм мәдәният чараларында актив катнашырга, рес­публика буенча сәфәр оештырырга ярдәм итүче район хакимияте һәм башкарма комитетына, район башкарма комитетының мәдәният һәм спорт бүлекләренә, башка хезмәтләргә зур рәхмәтле”, – ди Нина Гри­горьевна. Ул аерым төр балалары булган ата-аналарга үзләренең тар дөньяларында бикләнмәскә кирәк дип киңәш итә, чөнки яшь тәтешлеләр өчен балалар сәнгать мәктәбендә әвәләп ясау дәресләре уздырыла, шулай ук рәсем ясау, музыка уен коралларында уйнау мөмкинлеге дә бар; бу төр шөгыльләр кечкенәләр күңеленә хуш килә дип аңлата ул.

Район мәдәният йортында узган инвалидлар иҗаты фестивалендә җәмгыятьнең яңа әгъзаларына изге теләкләр белән өч әгъзалык билеты тапшырылды, һәм алар арасында бер бала да бар иде.

Район оешмасына яшьләре сиксәннән узганнар да керә – Татьяна Митрофанова, Дания Галиуллина, Анна Бычкова, Елена Мигушкина. “Сәламәтлегем булса, барлык чараларга да килергә тырышам, чөнки тату коллективыбыз белән җыелып утыру, аралашу бик күңелле. Менә күргәзмәгә нинди кошлар алып килдем”, – дип, ыргак белән бәйләнгән пар аккошларны күрсәтә Дания Нургали кызы.
Җәмгыять базасында оештырылган “Ретро-җыр” вокаль төркеменең чыгышы бәй­рәмнең бизәге булды. “Репертуарны үзебез сайлыйбыз, – дип сөйли Нина Григорьевна, – хатын-кызларыбыз­ның нәфис тавышына ир-­егетләребез – Сергей Савельев белән Евгений Шестернин та­вышлары ачык төсмерләр өсти”.

Быел Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте оешуга 30 ел булды. ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге рәисе Рифат Ганибаев катнашкан һәм Казанда узган тантаналы пленумда республикабыздан алты кеше дип­лом белән бүләкләнде, алар арасында тәтеш­ле Нина Халикова да бар иде, ул Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең мактау­лы әгъзасы булып тора. Районда узган фес­ти­вальдә исә район җәмгыятенең актив әгъзалары Нина Болгова, Светлана Камфарова, Геннадий Ахчин инвалидлар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау эшенә керткән өлеш­ләре өчен татар рес­публика оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Нина Гри­горьевнаның иң зур теләге – сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле тәтешлеләрне районның инвалидлар җәмгыяте сафларына кертү. “Авылларда беренчел оешмалар булдырырга кирәк, – дип чакыра ул. – Әлеге төркем кешеләрнең үзләре кебекләр белән аралашу мөмкинлеге булырга тиеш, алар үз-үзләренә һәм дүрт стена эчендә бикләнмәсен иде. Без ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, чөнки бергәләп күбрәк булдыра­быз бит!”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев