Борынгы җир безнең тарихны саклый
Зур Әтрәч җирендә Мең өйле Шонгаты – урта гасырларда Зур Әтрәч янәшәсендә урнашкан җирлек тарихына багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды.
Конференциядә Казаннан дин әһелләре һәм фән эшлеклеләре, хезмәт ветераннары, туган якны өйрәнүчеләр, районда яшәүчеләр катнашты.
Чара догалардан һәм Зур Әтрәч янындагы борынгы Изгеләр зиратын караудан башланды. Ел саен “Әтрәч укулары”н оештыручы (ТР диния Нәзарәте, ТР Фәннәр академиясе, татар конгрессы, Тәтеш районы администрациясе вәкилләре катнашында), “Шонгат” фонды директоры Мөнир Вәлиев үзенең сәламләү сүзендә борынгы җирләрне, тарихны саклау мөһимлеген искә алды.
Конференциядә катнашучылар Кече Әтрәч мәдәният йортында ясаганчыгышларында Мең өйле Шонгатының үсеше хакында сөйләде. Шонгат урта гасырлар тарихында акча сугу урыннары белән дан тоткан, археологлар, авыл кешеләре анда борынгы бакыр, көмеш акчалар тапканнар. Шуңа күрә фәнни конференциянең төп темасы – XIII гасырдан алып XV гасыр уртасына кадәр Шонгатта акча әйләнеше, Әтрәч тирәлегендә табылган Алтын Урда чорындагы бакыр акчаларны өйрәнү иде.
“Иделнең уң як ярының үзенчәлеге шунда – күп сандагы тимер акчалар белән гаять зур хәзинә. Каратун хәзинәсе үзендә 23 мең тимер акчаны саклаган, Кече Әтрәч – 20 меңнән күбрәкне, Тәтеш – 10 меңнән артык. Әлеге табылдыклар безгә XIV гасыр азагындагы акча әйләнеше турында сөйли, бу хакта шактый китаплар да язылган. Шулай ук Әтрәчтә XV гасырның кечерәк хәзинәләре дә табылган – алар Шонгатта яшәүчеләрнең акча янчыклары, барлыгы 15 – 20 тимер акча булган. Әлеге археология табылдыклары сәүдә, акча әйләнеше, борынгы җирнең икътисади дәрәҗәсе турында сөйли. Ә табылдыклардан без тагын да зуррак әйберләргә чыгабыз”, – диде үзенең чыгышында галим, нумизмат, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А. Х. Халиков исемендәге археология институты белгече Алексей Бугарчев. Конференция вакытында борынгы акчалар коллекциясе дә күрсәтелде, мондый археологик табылдыклар тарихка кагылгандай гаҗәеп тәэсирләр уята, чөнки әлеге акчаларны күп гасырлар элек борынгы шәһәрдә яшәүчеләр үз кулларында тоткан.
“Мондый чаралар бик әһәмиятле. Туган якны өйрәнүче Мөнир абый Вәлиев, Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, иганәче – җирлектәге “Нур” авыл хуҗалыгы җитәкчесе Радик Нургалиев, районның аксакаллар шурасы рәисе Ирфан ага Халитов, башка якташларыбыз чараны оештыруда зур эшләр башкара. Алар ярдәмендә күркәм очрашулар матур гадәткә әйләнде. Ә Татарстан галимнәренең Шонгат турындагы фәнни тикшеренү хезмәтләре безгә үзебезнең тарихны белергә, туган җир белән горурланырга ярдәм итә”, – дип билгеләп үтә конференциядә катнашкан “Авангард” гәҗите редакциясе журналисты Сания Сәмигуллина.
Татар халкының тарихын, мәдәниятен саклауда зур өлеш керткән өчен иганәчеләр, “Шонгат” фонды активистлары, туганякны өйрәнүчеләр Татарстан Республикасы диния Нәзарәтенең, Тәтеш мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Галимнәрнең конференциядә яңгыраган чыгышлары, авыл кешеләре һәм туган якны өйрәнүчеләр тарафыннан кадерләп җыелган, сакланган риваятьләр безгә Мең өйле Шонгаты җире үзендә борынгы бабаларның тарихын саклавы, без аларны яшь буынга тапшырып калдырырга тиешлеге турында искә төшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев