Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Бөтендөнья форумында Тәтештәге “Ак калфак” бүлеге турында сөйләшкәннәр

Районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова белән бергә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнаштылар.

(Тәтеш, 5 июнь, "Тәтеш таннары", Инна Сәфиева). 2021 елның май ахырында Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы белән бергә оештырган форум эшендә Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 300гә якын гүзәл зат катнашкан.

– Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу  мәсьәләләре буенча пленар утырышта фикер алышу ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнашында узды, – дип сөйләде Рима Сафиуллова. – Без милли мәдәниятне һәм гомумкешелек кыйммәтләрен сак­лауда гаиләнең роле турында сөйләштек.

Форумның өч көнлек прог­­раммасына дискуссия мәй­данчыклары эше, пленар утырыш һәм мәдәни программа кертелгән иде.

– Дискуссия мәйданчыклары эше кысаларында без Татар­станның шәһәр һәм авылларыннан, Пенза, Пермь, Төмән, Әстерхан, Ульяновски, Чи­ләбе, Оренбург, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шә­һәрләрдән килгән катнашучылар белән бергә җәмгыять һәм әдәбиятны, Габдулла Тукай мирасы һәм хәзерге шартларда балаларны тәрбияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштык, – дип хәбәр итте Рима Гомәр кызы һәм “Ак калфак” эшчәнлегенең төп бурычы – татар халкының гореф-гадәтләрен саклау һәм аларны яшь буынга сакчыл тапшыру, дип ассызыклады.

Чарада катнашучылар Ка­занның “Адымнар” поли­лин­гваль белем бирү комплексында булганнар. Әлеге мәктәп укучылары татар, рус һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнәләр һәм милләтара татулык рухында тәрбияләнәләр икән. Форум вакытында “Чулпан” мәдәни үзәгендә татар хатын-кызларының кул эш­ләре күргәзмәсе оештырылган. Тәтешлеләр үзлә­ре белән күргәзмәгә ­кулдан  эш­ләнгән милли чигүле сөлге тәкъдим иткәннәр, анда без­нең шә­һәребезнең исеме чигелгән булган, шулай ук безнең авыл хатын-кызларының кулдан эшләнгән намазлыкларын, тәсбихларын алып барганнар. Чарада катнашучылар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия теат­рында Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча куелган спектакльдә дә булганнар.

Форум мәйданчыкларында Рима Сафиуллова Тәтештәге “Ак калфак” бүлегенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашкан.

– Форумда катнашучылар Рима Гомәр кызын игътибар белән тыңладылар, аңа сорау­лар бирделәр һәм Тәтеш районында “Ак калфак” бүлегенең татар халкы мәдәниятен үстерүгә һәм сак­лауга зур өлеш кертүен билгеләп үтеп, аның эшчәнлегенә югары бәя бирделәр, – дип уртаклашты Асия Ибраһимова. 

 Бөтендөнья форумында  рес­публикада, илдә танылган ­“Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесе, районның “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе, “Хатын-кыз – лидер” республика конкурсының җиңүчесе буларак  Рима Гомәр кызының тормышы һәм эшчәнлеге турында ­“Күренекле шәхес” дип аталган документаль фильм күрсәтелде, ул катнашучылар  тара­фыннан котлаулар һәм алкышлар белән бик җылы кабул ителде, – дип өстәде Асия Заһир кызы.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев форумда Рима Гомәр кызына Рәхмәт хаты тапшырган.

– Форум программасы бик бай һәм кызыклы булды. Халык мәдәниятен, туган телләрне саклау һәм үстерү белән бәйле күп кенә актуаль мәсьәләләр күтәрелде һәм аларны хәл итү буенча конструктив алымнар яңгырады. Бу мәсьәләләр белән гаилә­ләрдә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында шөгыльләнер­гә кирәк дип саныйм. “Ак калфак”ның авыл һәм шәһәр бүлекчәләре җитәкчеләренең халык гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу, мәдәни чаралар, конкурслар, яшьләр белән очрашулар уздыру буенча күпкырлы эшчәнлекләрен билгеләп үтәсем килә. Без уртак эшчәнлегебез һәрвакыт нәтиҗәле булсын өчен тырышачакбыз, – диде “Авангард” журналистлары белән әңгәмә вакытында Рима Сафиуллова һәм күптән түгел Тәтеш “Ак калфак” бүлегенең 19 әгъзасы Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүен билгеләп үтте.

Тәтеш районында “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының филиалы “Колос” агрофирмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова инициативасы белән 2017 елда оештырылды. Район иҗтимагый берләшмәсе 4 ел эшләп килү дәверендә район авылларында 14 бүлек оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев