Бөтенроссия бәйгесендә җиңде
АПК өлкәсендә яшьләрнең фәнни-тикшеренү проектлары VIII Тимирязов бәйгесе этабы нәтиҗәләре буенча, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студенты Анастасия Дмитриева I дәрәҗә Дипломга ия булды, аның җитәкчесе Шамил Гафуровка Диплом тапшырылды, ә техникум директоры Илнур Җамалтдинов “Бөтенроссия яшьләр форумында белем бирү оешмалары вәкилләре тарафыннан ирешелгән уңышлар өчен” Дипломга лаек булды.
“Икътисад һәм бухгалтер учеты” белгечлегенең 3нче курс студенты Мәскәүгә читтән торып катнашу нәтиҗәләре буенча чакырылган. “Анда бару миндә тирән тәэсирләр тудырды, Ватаныбыз башкаласында беренче тапкыр булдым, – ди Анастасия. – Мин Татар токымлы атларны үрчетү буенча бизнес-проектны якладым. Кызыклы чыгышлар күп яңгырады, чөнки форумга бөтен Россиядән иң яхшы студентлар, мәктәп укучылары җыелган иде”.
Техникум укытучысы Шамил Гафуров болай дип уртаклашты: “Безнең уңыш шунда, проект җентекләп әзерләнелде, ул лаеклы итеп тәкъдим ителде. Настя проектны үзенең хис-кичерешләрен җиткереп яклавы белән экспертларны “ялкынландыра” алды, ул аны лаеклы яклап, жюриның барлык сорауларына җаваплар бирде, өстәмәләр, аңлатмалар кертте. Экспертларның берсе хәтте Татар токымлы атны сатып алу теләген белдерде, ә башкалары әлеге малга утырып йөрү теләген әйтте. Хезмәтебезнең югары бәяләнүе сөендерә”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев